-
Яхъя 1:41Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
41 Башта ул бертуганы Шимунны эзләп тапты һәм аңа: «Без Мәсихне очраттык»,— диде. (Мәсих «майланган зат» дигәнне аңлата.)
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Мәсихне: Месси́ас дигән грек сүзе (маши́ах дигән еврей сүзенең транслитерациясе) Мәсихче Грек Язмаларында ике мәртәбә генә очрый. (Ях 4:25 кара.) Маши́ах титулы «(сыекча белән) майлау» һәм «майлау» дигәнне аңлаткан маша́х дигән еврей фигыленнән барлыкка килгән (Чг 29:2, 7). Изге Язмалар язылган чорда руханилар, идарәчеләр һәм пәйгамбәрләр, йола буенча, май белән майланган булган (Лв 4:3; 1Иш 16:3, 12, 13; 1Пат 19:16). Монда Ях 1:41 дә «Мәсих» титулы «майланган зат» дигәнне аңлата диелә. «Майланган зат» дигән мәгънәне грек сүзе христо́с та йөртә. Ул Мәсихче Грек Язмаларында 500 дән артык тапкыр очрый. Ул да татар телендәге Изге Язмаларда «Мәсих» дип тәрҗемә ителә. (Мт 1:1 гә аңлатманы кара.)
-