Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 1:45
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 45 Ул, Натанаилне+ табып: «Без Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында әйткән кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф+ улы Гайсә»,— диде.

  • Яхъя 1:45
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 45 Ул, Натанаилне табып: «Без Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында әйткән кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф улы Гайсә»,— диде.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 1:45

      Натанаилне: «Аллаһы бирде» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан исем. Күрәсең, Бартолмайның икенче исеме; ул Гайсәнең 12 рәсүленең берсе булган (Мт 10:3). Бартолмай (мәгънәсе «Толмай улы») ата исеменнән барлыкка килгән атау сүзе булган. Натанаилне Бартолмай, ягъни Толмай улы, дип атау гадәти булган, чөнки башка кешене дә Бартимәй генә, яки Тимәй улы, дип атаганнар (Мк 10:46). Маттай, Марк һәм Лүк, Бартолмай турында әйткәндә, аны Филип белән бергә искә ала. Шулай ук Яхъя да, Натанаил турында әйткәндә, аны Филип белән искә ала; бу да Бартолмай һәм Натанаил бер үк шәхес булган икәненә дәлил булып тора (Мт 10:3; Мк 3:18; Лк 6:14; Ях 1:45, 46). Ул вакытта кешенең бер исемнән күбрәк исеме булуы сирәк булмаган (Ях 1:42).

      Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында: Бу сүзләр Яхшы хәбәрләрдә берничә тапкыр кулланылган «Канун һәм пәйгамбәрләр язмалары» кебек сүзтезмәләрне хәтерләтә (Мт 5:17; 7:12; 11:13; 22:40; Лк 16:16). Монда «Канун» бу Изге Язмаларның Яратылыштан алып Канунга кадәрге китаплары, ә «пәйгамбәрләр» Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын аңлата. Бу төшенчәләр бергә искә алынганда, бөтен Еврей Язмаларына күрсәтә дигән нәтиҗә ясап була. Монда искә алынган шәкертләр һичшиксез Еврей Язмаларын яхшы белгән, һәм Филип, бәлки, мондый шигырьләрдәге өзекләрне күздә тоткандыр: Яр 3:15; 22:18; 49:10; Кн 18:18; Иш 9:6, 7; 11:1; Ир 33:15; Йз 34:23; Мик 5:2; һәм Мл 3:1. Чыннан да, Изге Язмалардагы күп кенә шигырьләр күрсәткәнчә, бөтен Еврей Язмалары Гайсә турында шаһитлек бирә (Лк 24:27, 44; Ях 5:39, 40; Рс 10:43; Ач 19:10).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу