Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 1:46
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 46 Ләкин Натанаи́л аңа: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дип әйтте. «Әйдә, үзең күрерсең»,— диде аңа Филип.

  • Яхъя 1:46
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 46 Ләкин Натанаил аңа: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дип әйтте. «Әйдә, үзең күрерсең»,— диде аңа Филип.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 1:46

      «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

      5/2021, 3 б.

      «Күзәтү манарасы»,

      1.11.2002, 9 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 1:46

      Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?: Күпләр уйлавынча, Натанаилнең бу сүзләре мондый фикерне чагылдырган: Насара әһәмиятсез бер авыл булган һәм аны хәтта Гәлиләя халкы да шундый дип санаган (Ях 21:2). Насараны Еврей Язмалары да, Иосиф Флавий да аерым искә алмый, ә, мәсәлән, якындагы Йәфи (Насарадан көньяк-көнбатышка таба 3 км азрак ераклыкта урнашкан) турында Йш 19:12 дә искә алына һәм шулай ук Иосиф Флавий да яза. Әмма Гәлиләядәге бар шәһәрләр дә Еврей Язмаларында һәм Иосиф Флавий тарафыннан телгә алынамы? Юк. Шунысы да игътибарга лаек: Насара Яхшы хәбәрләрдә һәрчак «шәһәр» (грекча по́лис) дип атала, ә бу төшенчә халкы авылныкыннан күбрәк булган торак пунктны күрсәтә (Мт 2:23; Лк 1:26; 2:4, 39; 4:29). Насара калкулыклар арасындагы түбән урында урнашкан булган; алар Ездрилон (Йәзриил) үзәнлеге өстеннән калкып торган. Күп халык яшәгән бу өлкә янында берничә шәһәр һәм шәһәрчек булган. Ул мөһим сәүдә юлларына якын урнашкан булганга, аның халкы ул вакыттагы иҗтимагый, дини һәм сәяси эшләрдән хәбәрдар булган. (Лк 4:23 белән чагыштыр.) Насарада синагога да булган (Лк 4:16). Димәк, Насара, күрәсең, әһәмиятсез авыл булмаган. Шуңа күрә Натанаил Филипнең якындагы Насарадан булган ниндидер кеше Вәгъдә ителгән зат була алган дип уйлаганына тик гаҗәпләнүен белдергәндер, чөнки Изге Язмаларда Мәсих Яһүдтәге Бәйтлеһемнән булачак дип алдан әйтелгән булган (Мик 5:2; Ях 7:42, 52).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу