Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 1:51
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 51 һәм болай дип өстәде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез ачык күкне һәм Аллаһы фәрештәләренең анда күтәрелеп һәм Адәм Улы янына төшеп йөрүләрен күрерсез».+

  • Яхъя 1:51
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 51 һәм болай дип өстәде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез ачык күкне һәм Аллаһы фәрештәләренең анда күтәрелеп һәм Кеше Улы янына төшеп йөрүләрен күрерсез».

  • Яхъя. Аңлатмалар. 1 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 1:51

      хак сүз: Сүзгә-сүз «хак сүз, хак сүз». Грекча аме́н аме́н. Грек сүзе аме́н еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала (Мт 5:18; Мк 3:28; Лк 4:24). Яхъяның Яхшы хәбәрендә генә бу төшенчә бер-бер артлы кабатлана (аме́н аме́н), һәм төп нөсхәдә бөтен 25 очракта шулай язылган. «Сезгә хак сүз әйтәм» дигән сүзтезмәне «Мин сезне ышандырам» я «Мин сезгә хакыйкать сөйлим» дип тә тәрҗемә итеп була.

      күкне: Монда кулланылган грек төшенчәсе физик күкләрне, ягъни күк йөзен, я рухи күкләрне аңлатырга мөмкин.

      фәрештәләренең: Яки «хәбәрчеләренең». Грек сүзе а́нгелос һәм аңа туры килгән еврей сүзе мала́х Изге Язмаларда якынча 400 тапкыр очрый. Ике сүзнең дә төп мәгънәсе «хәбәрче». Сүз рухи хәбәрче турында барганда, бу сүзләр «фәрештә» дип, ә кешеләргә карата кулланылганда, «хәбәрче» дип тәрҗемә ителә. Сүз кеше я фәрештә турында барамы, моны гадәттә контекст күрсәтә, ә ике мәгънәнең дә булуы мөмкин икән, искәрмәләрдә еш кына икенче тәрҗемә китерелә. (Яр 16:7; 32:3; Әп 4:18, иск.; 33:23, иск.; Вг 5:6; Иш 63:9; Мт 1:20; Яг 2:25; Ач 22:8; сүзлекне кара.) Символлар күп булган Ачылыш китабында фәрештә сүзе кайвакыт кешеләрне аңлата (Ач 2:1, 8, 12, 18; 3:1, 7, 14).

      Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

      Адәм Улы янына: Яки «Адәм Улына хезмәт итеп». Фәрештәләренең... күтәрелеп һәм... төшеп йөрүләре турында әйткәндә, Гайсә Ягъкубның күренешен күздә тоткандыр: Ягъкуб фәрештәләрнең баскыч буйлап менеп-төшеп йөрүен күргән (Яр 28:12); моннан фәрештәләрнең Йәһвә һәм ул хуплаган кешеләр арасындагы эшләрдә мөһим роль уйнаганы күренә. Гайсәнең бу сүзләре шуны да күрсәтә: аның белән йөргән кешеләр Аллаһы фәрештәләренең Гайсәгә хезмәт иткәненә һәм Атасының аны махсус рәвештә кайгыртканына һәм җитәкләгәненә дәлилләр алачак.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу