-
Яхъя 2:1Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 Өченче көнне Гәлилә́ядәге Кәнә́ шәһәрендә туй мәҗлесе үтә иде. Анда Гайсәнең анасы да бар иде.
-
-
Яхъя 2:1Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
2 Өченче көнне Гәлиләядәге Кәнә́ шәһәрендә туй мәҗлесе үтә иде. Анда Гайсәнең анасы да бар иде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Кәнә: Бәлки, кане́ (камыш) дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән; шунлыктан «камыш җире». Бу шәһәрне Яхъя гына искә ала. Ул аны, бәлки, Әшир кабиләсе җирендәге Канәдән (еврейча Кана́) аерыр өчен (Йш 19:24, 28), һәрчак Гәлиләядәге Кәнә дип атый (Ях 2:11; 4:46; 21:2). Күп галимнәр фикеренчә, Кәнә Насарадан төньякка таба якынча 13 км ераклыкта урнашкан хәзерге Хирбет-Кана урынын биләп торган булган; анда Бет-Нетофа үзәненең (Эль-Баттуф үзәне) төньяк кырыендагы калкулыкта борынгы авылның җимерекләре сакланып калган. Гарәпчә бу урын һаман да Кана-эль-Джелил, ягъни Гәлиләядәге Кәнә, буларак билгеле. Якындагы сазлы үзән камыш белән капланган, бу Кәнә исеменең мәгънәсенә туры килә. Анда борынгы су чокырлары калдыклары һәм, күпләр уйлавынча, синагога җимерекләре (б. э. I гасырының азагына я б. э. II гасырына караган) бар. Анда шулай ук балчык савыт ватыклары һәм тәңкәләр табылган булган; алар б. э. I гасырына һәм соңрак вакытка карый дип санала. Чиркәү уйлавынча, Кәнә Насарадан төньяк-көнчыгышка таба 6,5 км ераклыктагы Кафр-Канна урынында урнашкан булган, чөнки хаҗиләре Насарадан анда җиңел генә барып җитә алган. Әмма бу урын исеменең Изге Язмаларда искә алынган Гәлиләядәге Кәнә исеме белән бернинди лингвистик бәйләнеше юк кебек.
-