Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 15 бүл. 40 б.-41 б., 6 абз.
  • Гайсәнең беренче могҗизасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәнең беренче могҗизасы
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсәнең беренче могҗизасы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә Кәнәдә икенче могҗиза кыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Кәнәдәге икенче могҗиза
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • «Аның сәгате әле җитмәгән иде»
    Күзәтү манарасы 2000 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 15 бүл. 40 б.-41 б., 6 абз.
Кәнәдә туйда Гайсә хезмәтчеләргә савытларны су белән тутырырга куша

УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәнең беренче могҗизасы

ЯХЪЯ 2:1—12

  • КӘНӘДӘ ТУЙДА

  • ГАЙСӘ СУНЫ ШӘРАБКА ӘЙЛӘНДЕРӘ

Натанаил Гайсәнең беренче шәкертләренең берсе булып киткәч, ике көн үткән. Хәзер Гайсә һәм аның ким дигәндә беренче шәкертләренең берничәсе Гәлиләя өлкәсенең төньягына, туган якларына юл тота. Алар Натанаилнең туган шәһәренә, Кәнә каласына бара. Ул Гайсә үскән Насара шәһәреннән төньякта, калкулыклы җирдә урнашкан. Алар Кәнәдә үтәчәк туйга чакырылган.

Туйга Гайсәнең әнисе дә килгән. Кияү һәм кәләш туганнарының дусты буларак, Мәрьям, күрәсең, күп кенә кунакларга хезмәт күрсәтеп йөри. Шәраб бетеп барганда, ул моны шунда ук күреп ала һәм Гайсәгә: «Аларның шәраблары калмаган»,— дип әйтә (Яхъя 2:3).

Бу сүзләре белән Мәрьям, асылда, Гайсәгә шәраб мәсьәләсен ничек тә булса хәл итәргә тәкъдим итә. Әмма Гайсә: «Ни өчен без синең белән моның турында борчылырга тиеш?» — дип әйтә (Яхъя 2:4). Аллаһы билгеләгән Патша буларак, Гайсә гаиләдәгеләре һәм дуслары әйткәнчә түгел, ә күктәге Атасы кушканча эшләргә тиеш. Шуңа күрә Мәрьям, зирәклек күрсәтеп, бу мәсьәләне улының кулына тапшыра һәм хезмәтчеләргә: «Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез»,— ди (Яхъя 2:5).

Анда һәрберсе 40 литрдан артык су сыйдырышлы алты таш савыт тора. Гайсә хезмәтчеләргә: «Савытларны су белән тутырыгыз»,— ди. Аннары ул аларга: «Бераз чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез»,— дип куша (Яхъя 2:7, 8).

Туй башлыгы кияүне яхшы шәраб өчен мактый

Туй башлыгы, шәрабны татып карагач, аның искиткеч сыйфатлы булуына хәйран кала, әмма аның могҗизалы рәвештә ясалганын белми. Кияүне үз янына чакырып, ул аңа болай ди: «Башкалар табынга башта яхшы шәраб куя, ә инде кешеләр исергәч, начаррагын чыгара. Ә син яхшы шәрабны әлегә кадәр саклагансың» (Яхъя 2:10).

Бу Гайсәнең беренче могҗизасы. Шул могҗизаны күреп, яңа шәкертләренең аңа иманнары тагы да ныгый. Шуннан соң ул әнисе һәм энеләре белән бергә Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнбатыш ярында урнашкан Кәпернаум шәһәренә китә.

  • Кәнәдә Гайсә хезмәтенең кайсы вакытында туй үтә?

  • Гайсә үз әнисенең тәкъдименә нинди җавап кайтара?

  • Гайсә нинди могҗиза ясый һәм бу башкаларга ничек тәэсир итә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу