-
Яхъя 2:19Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
19 Гайсә аларга: «Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын»,— дип җавап бирде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын: Гайсәнең бу сүзләрен Яхъя гына язган. Яһүдләр ул Һируд төзегән гыйбадәтханә турында әйтә дип уйлаган. Гайсә хөкем ителгәндә, аны гаепләүчеләр аның сүзләрен бозып күрсәткән (Мт 26:61; 27:40; Мк 14:58). Ях 2:21 дән күренгәнчә, Гайсә образлы тел кулланган: ул үзенең үлемен һәм үледән терелтелүен гыйбадәтханәне җимерү һәм аны яңадан торгызу белән чагыштырган. Гайсә: «Мин аны... яңадан торгызачакмын»,— дип әйткән булса да, Изге Язмаларда ачык итеп аны Аллаһы терелтеп торгызган дип әйтелә (Рс 10:40; Рм 8:11; Ев 13:20). Үтерелгәч һәм өченче көнне терелтелгәч (Мт 16:21; Лк 24:7, 21, 46), Гайсәгә икенче тән бирелгән булган; бу тән, Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән аермалы буларак, кеше кулы белән түгел, ә аның Атасының кулы белән ясалган рухи тән булган (Рс 2:24; 1Пт 3:18). Изге Язмаларда гыйбадәтханәне кешеләргә карата образлы куллану сирәк түгел. Мәсәлән, Мәсих «иң мөһим почмак ташы булып китәчәк» дип алдан әйтелгән булган (Зб 118:22; Иш 28:16, 17; Рс 4:10, 11), ә Паул белән Петер 1Кр 3:16, 17; 6:19; Эф 2:20; һәм 1Пт 2:6, 7 дә Гайсәгә һәм аның шәкертләренә карата охшаш чагыштырулар кулланган.
-