-
Яхъя 3:31Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
31 Югарыдан килүче зат һәркемнән өстен, ә җирдән булганы җирдән була һәм җирдәгеләр турында сөйли. Күктән килүче зат һәркемнән өстен.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 3 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Югарыдан килүче зат: Ях 3:31—36 дагы сүзләр, күрәсең, Чумдыручы Яхъя сүзләренең дәвамы да, Гайсә әйткән сүзләр дә булмаган, ә шушы Яхшы хәбәрне язучы рәсүл Яхъяның сүзләре булган. Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең Никәдимгә әйткән сүзләре Ях 3:21 дә тәмамлана, һәм аннары Ях 3:25 кә кадәр рәсүл Яхъя вакыйгаларны сурәтли. Ях 3:26 дан башлап, Чумдыручы Яхъя һәм аның шәкертләре арасындагы әңгәмә язылган һәм аның аларга әйткән сүзләре Ях 3:30 да тәмамлана. Ях 3:31—36 дагы сүзләр Гайсәнең сүзләре итеп китерелмәсә дә, алар, һичшиксез, Гайсә рәсүл Яхъяга өйрәткән хакыйкатьләрне чагылдыра.
-