Яхъя
3 Яһүд башлыкларының берсе, Никәди́м+ исемле фарисей, 2 төнлә Гайсә янына килеп,+ болай диде: «Равви́,*+ синең Аллаһыдан килгән остаз икәнеңне беләбез, чөнки син кылган могҗизаларны,+ Аллаһы аның белән булмаса, беркем дә кыла алмый».+ 3 Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса,*+ Аллаһы Патшалыгын күрә алмас»+,— диде. 4 Никәдим аңардан: «Ничек инде карт кеше яңадан туа алсын? Әллә ул анасы карынына кереп, кабат туа аламы?» — дип сорады. 5 Гайсә мондый җавап бирде: «Сиңа хак сүз әйтәм: кеше судан+ һәм рухтан+ тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас. 6 Кешедән кеше туа, ә рухтан рух туа. 7 Минем сиңа: „Сез яңадан туарга тиеш“,— дигәнемә гаҗәпләнмә. 8 Җил кайда теләсә, шунда исә, син аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең. Рухтан туган һәркем белән дә шулай ук була».+
9 Моңа Никәдим: «Бу ничек булырга мөмкин?» — диде. 10 Гайсә аңа болай дип әйтте: «Син, Исраи́л остазы була торып, моны белмисеңме? 11 Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез; нәрсә күрсәк, шуның турында шаһитлек бирәбез; ә сез безнең шаһитлегебезне кабул итмисез. 12 Мин сезгә җирдәге нәрсәләр турында сөйләгәндә, ышанмыйсыз икән, күктәге нәрсәләр турында сөйләсәм, ничек ышанырсыз? 13 Бер кешенең дә күккә күтәрелгәне юк бит,+ ә Адәм Улы күктән төшкән.+ 14 Муса чүлдә еланны күтәргән кебек,+ Адәм Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр.+ 15 Бу аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормыш алсын өчен булачак.+
16 Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен,+ үзенең бердәнбер Улын бирде.+ 17 Аллаһы бит үз Улын дөньяны хөкем итәр өчен түгел, ә дөнья аның аша коткарылган булсын өчен дөньяга җибәрде.+ 18 Аңа иман итүче хөкем ителми,+ ә иман итмәүче, Аллаһының бердәнбер Улының исеменә иман итмәгәнгә, инде хөкем ителде.+ 19 Хөкем итәр өчен нигез шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде,+ әмма кешеләр, эшләре явыз булганга, яктылыкны түгел, ә караңгылыкны яраттылар. 20 Чөнки бозыклык кылучы яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре фаш ителмәсен өчен, яктылыкка таба бармый. 21 Ә хак булганны кылучы, эшләренең Аллаһы ихтыяры буенча башкарылганы ачык күренсен өчен, яктылыкка таба бара».+
22 Шуннан соң Гайсә үз шәкертләре белән бергә Яһүдия́ җиренә китте. Алар анда берникадәр вакытка калдылар, һәм ул суга чумдырылу үткәрде.+ 23 Яхъя да Сәли́м янындагы Айнунда суга чумдырылу үткәрде, чөнки анда зур сулык бар иде.+ Кешеләр, аның янына килеп, суга чумдырылу үтә иделәр.+ 24 Ул вакытта Яхъя әле төрмәгә утыртылмаган иде.+
25 Шунда Яхъя шәкертләре белән бер яһүд кешесе арасында пакьләнү кагыйдәләре турында бәхәс чыкты. 26 Алар, Яхъя янына килеп: «Остаз, Үрдүннең аръягында синең белән булган һәм син шаһитлек иткән кеше+ суга чумдырылу үткәрә, һәм барысы аның янына бара»,— диделәр. 27 Моңа Яхъя болай диде: «Кеше аңа күктән бирелсә генә берәр нәрсәгә ия була ала. 28 Сез үзегез: „Мин Мәсих түгел,+ әмма мин аның алдыннан җибәрелгәнмен“+,— дип әйткәнемә шаһит. 29 Кәләш кияүнеке,+ әмма кияүнең тавышын ишетеп торучы аның янындагы дусты чиксез куана. Шуңа күрә мин дә шатлык белән тулы. 30 Мәсих үсәргә, ә мин кечерәергә тиеш».
31 Югарыдан килүче зат+ һәркемнән өстен, ә җирдән булганы җирдән була һәм җирдәгеләр турында сөйли. Күктән килүче зат һәркемнән өстен.+ 32 Ул үзе күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлек бирә,+ тик аның шаһитлеген берәү дә кабул итми.+ 33 Аның шаһитлеген кабул иткән кеше Аллаһының хаклыгына мөһер суккан* була.+ 34 Аллаһы тарафыннан җибәрелгән зат Аллаһы сүзләрен сөйли,+ чөнки Аллаһы үз рухын юмарт* бирә. 35 Ата Угылны ярата+ һәм бар нәрсәне аның кулына тапшырган.+ 36 Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия,+ Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак,+ ул Аллаһының ярсуын татыячак.+