-
Яхъя 4:10Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
10 Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Аллаһының юмарт бирелгән бүләген һәм синнән: „Миңа эчәргә бирче“,— дип сораучының кем икәнен белсәң, син үзең аңардан сорар идең, һәм ул сиңа тереклек суы бирер иде».
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 4 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
тереклек суы: Бу грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз кулланылганда, агым суны, чишмә суын я чишмә-кое суын аңлата. Ул су чокырындагы торгын судан аерылып тора. Лв 14:5 тә «чишмә суы» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзтезмәсе сүзгә-сүз «тереклек суы» дигәнне аңлата. Ир 2:13 һәм 17:13 тә Йәһвә «тереклек суы чыганагы [яки «чишмәсе»]», ягъни тормыш бирүче символик су чыганагы, итеп сурәтләнә. Гайсә, самарияле хатын белән сөйләшкәндә, «тереклек суы» төшенчәсен күчмә мәгънәдә кулланган, ләкин башта ул хатын, күрәсең, аның сүзләрен туры мәгънәдә аңлаган. (Ях 4:11; Ях 4:14 кә аңлатманы кара.)
-