-
Яхъя 4:35Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
35 Сез: „Урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар“,— дисез түгелме? Ә мин сезгә шуны әйтәм: башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 4 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар: Арпа уңышын яһүдләрнең нисан аенда (март-апрель), якынча Пасах бәйрәме вакытында җыя башлаганнар. (Ә15 кушымт. кара.) Артка таба дүрт ай санасак, Гайсә бу сүзләрне кислев аенда (ноябрь-декабрь) әйткән булып чыга. Ул вакытта яңгырлар көчәя башлаган һәм көннәр суыта барган. Шуңа күрә Гайсәнең урак өсте инде җиткән дигән сүзләре, күрәсең, образлы урак өстен аңлата; монда сүз букваль уңыш җыю турында түгел, ә кешеләрне җыю турында бара (Ях 4:36).
өлгергән: Сүзгә-сүз «ак». Грек сүзе леуко́с ак төсне һәм ачык төснең төрле төсмерләрен, мәсәлән ачык сарыны, аңлата. Бу уңышның өлгергәнен һәм җыярга әзер булганын күрсәтә. Гайсә монда «урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар» дип әйтә, шуңа күрә тирә-яктагы кырлар, күрәсең, яшел төстә — яңа үсеп чыккан арпа төсендә булган. Шулай итеп Гайсә, игеннәр өлгергән, һәм урак өсте җиткән дигәндә, һичшиксез, букваль урак өстен түгел, ә рухи урак өстен күздә тоткан. Кайбер галимнәр санаганча, Гайсә, үз тыңлаучыларын кырларга карагыз дип өндәгәндә, бәлки, үзенә таба якынлашып килүче самариялеләр турында әйткәндер, ә игеннәрнең «ак» булуы турында әйткәндә, самариялеләр, бәлки, киеп йөргән ак төсле киемнәрне күздә тоткандыр. Яки Гайсәнең сүзләре аларның аның хәбәрен кабул итәргә әзер булганнарын күрсәтүче образлы әйтем булгандыр (Ях 4:28—30).
-