-
Яхъя 6:44Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
44 Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый. Мин шул кешене соңгы көндә терелтеп торгызачакмын.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
җәлеп итмәсә: Монда «җәлеп итү» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле балык тоту ятьмәсен тартып чыгаруга карата кулланылса да (Ях 21:6, 11), ул Аллаһы кешеләрне ихтыярларына каршы үзенә китерә дигәнне аңлатмый. Бу фигыль шулай ук «җәлеп итү; үзенә тарту» дигәнне дә аңлатырга мөмкин, һәм Гайсә үз сүзләрен әйткәндә, Ир 31:3 не күздә тоткандыр. Анда Йәһвә үзенең борынгы халкына: «Сине үземә тугры мәхәббәт белән җәлеп иттем»,— дип әйткән. (Септуагинтада шул ук грек фигыле кулланыла.) Ях 12:32 дән күренгәнчә (аңлатманы кара), Гайсә шул ук рәвешчә һәртөрле кешене үзенә җәлеп итә. Изге Язмалар буенча, Йәһвә кешеләргә ихтыяр иреге биргән. Аңа хезмәт итү турында әйткәндә, һәркемнең сайлавы бар (Кн 30:19, 20). Аллаһы хакыйкатьне кабул итәргә әзер кешеләрне үзенә назлы итеп җәлеп итә (Зб 11:5; Гс 21:2; Рс 13:48). Йәһвә моны Изге Язмалардагы хәбәр аша һәм үзенең изге рухы аша эшли. Ях 6:45 тә өземтә итеп китерелгән Иш 54:13 тәге пәйгамбәрлек Ата җәлеп иткән кешеләргә карата кулланыла. (Ях 6:65 белән чагыштыр.)
-