Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 7:35
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 35 Шунда яһүдләр үзара болай диеште: «Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була ул? Әллә греклар арасында таралып яшәүче яһүдләр янына барып, грекларны да өйрәтергә җыена микән?

  • Яхъя 7:35
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 35 Шунда яһүдләр үзара болай диештеләр: «Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була ул? Әллә греклар арасында таралып яшәүче яһүдләр янына барып, грекларны да өйрәтергә җыена микән?

  • Яхъя. Аңлатмалар. 7 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7:35

      яһүдләр: Өлкән руханилар һәм фарисейлар искә алынган бу контекстта (Ях 7:32, 45), «яһүдләр» дигән сүз, күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен белдерә. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)

      таралып яшәүче яһүдләр: Сүзгә-сүз «таралу». Бу контекстта диаспора́ дигән грек сүзе Исраилдән читтә яшәгән яһүдләрне аңлата. Яһүдләрнең таралуы, ягъни диаспорасы, аларны башка халыклар яулап алып, туган җирләреннән сөреп җибәргәнгә, барлыкка килгән: аларны башта б. э. к. 740 елны ассириялеләр, ә аннан соң б. э. к. 607 елга кадәр һәм шул елны бабыллылар әсирлеккә алып киткән (2Пат 17:22, 23; 24:12—17; Ир 52:28—30). Исраилгә әсирләрнең калдыгы гына кайткан, калганнары исә таралган килеш яшәгән (Иш 10:21, 22). Б. э. к. V гасырга яһүд җәмгыятьләре, күрәсең, Фарсы империясенең 127 өлкәсендә булган (Әс 1:1; 3:8). Монда Ях 7:35 тә кулланылган бу сүз греклар арасында таралып яшәүче яһүдләрне күрсәтә. Беренче гасырда яһүдләр Исраилдән читтә күп кенә грекча сөйләшүче җәмгыятьләрдә, мәсәлән Суриядә, Кече Азиядә һәм Мисырда, шулай ук Рим империясенең Европа өлешендә, шул исәптән Грециядә һәм Римда, яшәгән. Яһүдләр башкаларны үз диненә күчерер өчен тырышлыклар куйган. Моның ярдәмендә вакыт узу белән күп кешеләр Йәһвә һәм ул яһүдләргә биргән Канун турында берникадәр белемгә ия булган (Мт 23:15). Күп илләрдән яһүдләр һәм прозелитлар б. э. 33 елында Иерусалимда Илленче көн бәйрәмендә булган, һәм алар шунда Гайсә турында яхшы хәбәрне ишеткән. Шулай итеп, яһүдләр бөтен Рим империясе буйлап таралып яшәгәнгә, мәсихчеләр дине бик тиз таралган булган.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу