-
Яхъя 12:3Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
3 Мәрьям исә өч йөз грамм хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард алып, Гайсәнең аякларын майлады да, үзенең чәчләре белән сөртте. Өй эче хуш исле май исе белән тулды.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 12 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Мәрьям: Ягъни Марта белән Лазарның бертуганы (Ях 11:1, 2). Мт 26:7 һәм Мк 14:3 тәге параллель урыннарда ул «бер хатын» дип атала.
якынча 300 грамм: Ягъни бер литра. Монда грек төшенчәсе ли́тра кулланыла. Аның авырлыгы якынча 327 г тиң булган. (Ә14 кушымт. кара.)
хуш исле май, бик кыйммәтле: Яхъя хәбәре буенча, бу майны «300 динарга» сатып булыр иде дип Яһүд Искариот әйткән (Ях 12:5). Аның бәясе гади эшченең якынча бер еллык эш хакына тиң булган. Нард маен Гималай тауларында үскән бер хуш исле үләннән (Nardostachys jatamansi) ясаганнар дип уйлыйлар. Нардны еш кына арзанрак майлар белән катыштырганнар, хәтта ясалма нардлар да булган. Ләкин Марк белән Яхъя бу май саф нард булган дип әйтә. (Мк 14:3; сүзлектән «Нард» кара.)
Гайсәнең аякларын майлады: Мк 14:3 кә аңлатманы кара.
-