-
Яхъя 12:12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимга таба килүе турында ишеткәч,
-
-
Яхъя 12:12Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
12 Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимга килүе турында ишеткәч,
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 12 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Икенче көнне: Ягъни б. э. 33 елының 9 нисан көненең иртәсе. 9 нисан үткән кичне, кояш баткач, башланган булган. Шул кичне Гайсә махаулы Шимунның йортында кичке аш ашаган. (Ях 12:1 гә аңлатманы һәм Ә12 кушымт. кара.)
бәйрәмгә: Контекст күрсәткәнчә, бу Пасах бәйрәме булган (Ях 11:55; 12:1; 13:1). Пасах бәйрәме 14 нисанда үткәрелгән, ә Төче икмәк бәйрәме 15 нисаннан алып 21 нисанга кадәр дәвам иткән булган. (Лв 23:5, 6; Сн 28:16, 17; Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә бу ике бәйрәм үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көн, 14 нисаннан алып 21 нисанга кадәр, бер бәйрәм дип саналган (Лк 22:1). Иосиф Флавий «төче икмәк бәйрәме дип аталган сигез көнлек бәйрәмне» искә ала. (Ә12 кушымт. кара.)
-