-
Яхъя 12:31Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
31 Бу дөньяны хөкем итү сәгате килде, хәзер бу дөньяның идарәчесе куып чыгарылачак.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 12 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
бу дөньяның идарәчесе: Охшаш сүзтезмә Ях 14:30 һәм 16:11 дә очрый һәм Шайтан Иблисне аңлата. Бу контекстта «дөнья» (грекча ко́смос) дигән төшенчә Аллаһыдан читләшеп яшәгән һәм эшләре Аллаһы ихтыярына каршы килгән кешелек җәмгыятен белдерә. Аллаһы бу гаделсез дөньяны булдырмаган; дөнья «Явызның хакимлеге астында тора» (1Ях 5:19). Шайтан һәм аның «күкләрдәге явыз рухи көчләре» «бу караңгылык өстеннән хакимлек итүче» күренми торган «дөнья идарәчеләре [космокра́тор дигән грек сүзенең формасы]» буларак эш итә (Эф 6:11, 12).
куып чыгарылачак: Гайсәнең бу пәйгамбәрлек сүзләре киләчәк вакытка — Шайтан бу дөньяның идарәчесе урыныннан бәреп төшереләчәк вакытка күрсәтә.
-