Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 12:38
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 38 Шулай итеп Ишагыя́ пәйгамбәрнең мондый сүзләре үтәлде: «Йәһвә,* бездән ишеткән нәрсәгә* кем иман итте?+ Йәһвәнең* кулы кемгә ачылды?»+

  • Яхъя 12:38
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 38 Шулай итеп Ишагыйя́ пәйгамбәрнең мондый сүзләре үтәлде: «Йәһвә, без ишеткән нәрсәгә кем иман итте? Йәһвәнең кулы кемгә ачылды?»

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 12:38

      «Күзәтү манарасы»,

      15.8.2011, 11 б.

      1.1.2009, 5 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 12 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12:38

      Йәһвә: Иш 53:1 дән алынган бу өзектә еврей телендәге төп нөсхәдә Аллаһының исеме бер тапкыр гына, «Йәһвә кулы» дигән сүзтезмәдә генә, кулланыла. Ләкин Яхъя, күрәсең, Ишагыя пәйгамбәрлегеннән өземтәне Септуагинтадан китерә. Анда грек тексты Ки́риос (Хуҗа) сүзенең мөрәҗәгать итү формасы белән башлана. (Шулай ук Иш 53:1 дән өземтә китерелгән Рм 10:16 ны кара.) Ишагыя пәйгамбәр үз сорауларын Аллаһыга биргән, һәм тәрҗемәчеләр, укучылар моны аңласын өчен, Аллаһы исемен шигырьнең беренче өлешенә керткәндер. Инде искә алынганча, Ки́риос сүзе еш кына Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә еврей телендәге төп нөсхәдә очраган тетраграмматонны алыштырыр өчен кулланылган (өземтәдәге икенче Ки́риос сүзе очрагындагы кебек). Шуңа күрә анда төп текстта Аллаһы исеме торган. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й12, 14, 16—18, 22, 23 дип атала) Ях 12:38 дә беренче өлешендә Аллаһы исеме кулланыла.

      Йәһвәнең кулы: Иш 53:1 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә бер тапкыр очрый. (Бу шигырьдәге Йәһвә исеменә аңлатманы һәм А5 һәм Б кушымт. кара.) Кул дигәнне аңлаткан еврей һәм грек төшенчәләре еш кына Изге Язмаларда образлы кулланыла һәм кодрәт күрсәтү сәләтен белдерә. Йәһвә Гайсәнең башкарган галәмәтләре һәм могҗизалары аша үз «кулын», ягъни үз кодрәтен һәм көч кулланырга сәләтен, ачкан.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу