-
Яхъя 14:9Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
9 Гайсә аңа болай диде: «Филип, мин шулкадәр озак вакыт сезнең белән бергә, ә син әле дә мине белмисеңме? Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ни өчен син: „Безгә Атаны күрсәт“,— дип сорыйсың?
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 14 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Мине күргән кеше Атаны да күргән була: Борынгы вакытларда Мусага, Ильяска һәм Ишагыягә күренештә Аллаһы күренгән булган. Филипнең Ях 14:8 дә язылган үтенече шуны аңлата: ул шулай ук Гайсәнең үз шәкертләренә күренештә Аллаһыны күрсәтүен теләгән (Чг 24:10; 1Пат 19:9—13; Иш 6:1—5). Андый күренешләрдә Аллаһының хезмәтчеләре аның үзен күрмәгән (Ях 1:18). Алар Аллаһының данын күргән. Алар моны Аллаһының вәкилләре — фәрештәләр — аша я Аллаһының кодрәтен күрсәткән башка нәрсәләр аша күргән (Чг 33:17—23). Гайсәнең җавабы күрсәткәнчә, Филип андый күренешкә караганда яхшырак нәрсә инде күргән булган. Гайсә үз Атасының сыйфатларын шулкадәр камил итеп чагылдырганга, аны күрү Аллаһыны үзен күрүгә тиң булган (Мт 11:27). Шәкертләр Гайсәнең әйткәннәре һәм эшләгәннәре аша Аллаһының нинди икәнен, аның ихтыярын һәм ниятен аңлап, «Атаны... күргән» булган. Шуңа күрә Изге Язмалар Гайсәне сурәтләгәндә, ягъни Гайсәнең үз дусларына карата яратуын, аның кешеләрне савыктырырга дәртләндергән кызгануын, үзен еларга этәргән башкаларның кайгысын уртаклашуын һәм аның көчле тәгълиматларын тасвирлаганда, укучы аның Атасын җиңел генә күз алдына китерә ала; Йәһвә шул ук нәрсәләрне әйтер иде һәм эшләр иде (Мт 7:28, 29; Мк 1:40—42; Ях 11:32—36).
-