Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 17:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Мин дөньяны калдырып китәм, ә алар дөньяда калалар,+ һәм мин синең яныңа барам. Мөкатдәс Әтием, без бер* булган кебек, алар да бер* булсын өчен,+ аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор.+

  • Яхъя 17:11
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 11 Мин дөньяны калдырып китәм, ә алар дөньяда калалар, һәм мин синең яныңа барам. Мөкатдәс Атам, без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 17:11

      «Саф гыйбадәт», 135, 136 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 17 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 17:11

      Мөкатдәс Әтием: Изге Язмаларда бу сүзтезмә монда гына очрый һәм Йәһвәгә эндәшү сүзе буларак кулланыла. Ул кешегә карата беркайчан да кулланылмый. (Мт 23:9 белән чагыштыр.)

      бер: Яки «бердәм». Гайсә, ул үзе һәм Атасы, фикерләрдә һәм эшләрдә бердәмлек саклап, «бер» булган кебек, үзенең чын шәкертләре дә «бер» булсын дип, ягъни уртак максат өчен бердәмлектә хезмәттәшлек итсен дип, дога кылган. Бу догада әйтелгән фикерләр Гайсәнең Ях 10:30 да язылган сүзләрен хәтерләтә. Анда ул үзенең шәкертләренә — үзенә Атасы тарафыннан бирелгән «сарыкларына» — кагылышлы эшләрдә үзе һәм Ата «бер» дип әйтә (Ях 10:25—30; 17:2, 9). Монда «бер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ир җенес формасында («берәр шәхесне» аңлата) түгел, ә средний родта («берәр нәрсәне» аңлата) кулланыла. (Ях 10:30 га аңлатманы кара.)

      син миңа биргән исемең: Гайсә дигән исем Йошуа (Йехошуа исеменең кыска формасы) дигән еврей исеменә туры килә. Еврей исеменең мәгънәсе «Йәһвә — Коткаручы». Шуңа күрә Гайсә бу бүлектә Йәһвәнең исемен ачык билгеле иткәненә ике мәртәбә басым ясый (Ях 17:6, 26). Изге Язмаларда «исем» сүзе шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен, сыйфатларын һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлатырга мөмкин. (Мт 6:9; Ях 17:6 га аңлатмаларны кара.) Шуңа күрә Аллаһы исемен үз эченә алган исемне йөртүдән тыш, Гайсәгә, күрәсең, башка мәгънәдә дә Йәһвә исеме бирелгән булган. Мәсәлән, Гайсә камил рәвештә үз Атасының сыйфатларын чагылдырган (Ях 14:9). Гайсә шулай ук Атасы исеменнән килгән һәм шул исемнән бөек эшләр башкарган (Ях 5:43; 10:25).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу