Яхъя
10 «Сезгә хак сүз әйтәм: сарык утарына капкадан түгел, ә башка юл белән керүче — карак һәм талаучы.+ 2 Ә капкадан керүче — сарыкларга көтүче.+ 3 Капка сакчысы аңа ача,+ һәм сарыклар аның тавышын тыңлый,+ ул сарыкларын исемнәре белән чакыра һәм аларны утардан алып чыга. 4 Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара, ә алар аңа ияреп баралар, чөнки аның тавышын беләләр. 5 Алар һичкайчан чит кешегә ияреп китмәсләр, аңардан качып китәрләр, чөнки чит кешеләрнең тавышын белмиләр».+ 6 Гайсә кешеләргә бу чагыштыруны китерсә дә, алар аның сөйләгәннәрен аңламадылар.
7 Шуңа күрә Гайсә болай дип дәвам итте: «Сезгә хак сүз әйтәм: мин сарыкларга капка.+ 8 Үзләрен чын көтүче дип атап килгәннәрнең барысы да — карак һәм талаучылар, ләкин сарыклар аларны тыңламады. 9 Мин — капка. Минем аша керүче котылачак, керәчәк һәм чыгачак һәм көтүлек табачак.+ 10 Карак урлау, үтерү һәм тар-мар итү өчен генә килә.+ Мин исә сарыкларның тормышы булсын өчен, гомерләре озын булсын өчен килдем. 11 Мин яхшы көтүче.+ Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә.+ 12 Ә ялланган кеше — ул көтүче түгел, сарыклар да аныкы түгел. Ул бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача, һәм бүре сарыкларга ташланып, аларны тарата. 13 Ул ялланган, шуңа күрә шулай эшли һәм сарыклар турында кайгыртмый. 14 Мин яхшы көтүче. Ата мине, ә мин Атаны белгән кебек,+ 15 мин дә үз сарыкларымны беләм, ә сарыкларым мине беләләр.+ Мин сарыкларым өчен үз җанымны бирәм.+
16 Минем бу утардан+ булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар минем тавышымны ишетәчәк, бер көтү һәм бер көтүче булачак.+ 17 Мин үз җанымны аны яңадан кабул итәр өчен бирәм,+ шуңа күрә Ата мине ярата да.+ 18 Аны миннән беркем дә алмый, мин аны үзем бирәм. Минем аны бирергә дә, яңадан алырга да хокукым бар.+ Шулай эшләргә Атам миңа әмер бирде».
19 Бу сүзләр аркасында яһүдләр арасында янә бәхәс чыкты.+ 20 Күпләре: «Ул җенле һәм акылдан шашкан.+ Ни өчен сез аны тыңлыйсыз?» — дия иде, 21 башкалары исә: «Бу җенле кеше сүзләре түгел. Әллә җен сукырның күзләрен ача аламы?» — дип әйтә иде.
22 Ул вакытта Иерусалимда Багышлау бәйрәме үтә иде. Кыш иде. 23 Гайсә гыйбадәтханәдә Сөләйман колоннадасында+ йөргән чакта, 24 аны яһүдләр уратып алды һәм: «Син үзең турында хакыйкатьне безгә кайчан әйтергә җыенасың? Мәсих икәнсең, безгә моны ачык итеп әйт»,— дия башлады. 25 Гайсә моңа болай диде: «Мин сезгә әйттем, шулай да сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән башкарыла торган эшләрем минем хакта шаһитлек бирә.+ 26 Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки сез минем сарыкларым түгел.+ 27 Минем сарыкларым минем тавышымны тыңлый, мин аларны беләм, һәм алар миңа ияреп бара.+ 28 Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм,+ һәм алар һичкайчан һәлак булмаячак. Аларны беркем дә кулымнан тартып ала алмаячак.+ 29 Миңа Атам тарафыннан бирелгән бу сарыклар бар булган нәрсәдән кадерлерәк, һәм Атамның кулыннан аларны беркем дә тартып ала алмый.+ 30 Мин һәм Ата — бер».+
31 Яһүдләр, аны үтерергә ниятләнеп, кулларына кабат ташлар алдылар.+ 32 Шунда Гайсә аларга: «Мин сезгә Ата исеменнән күп кенә яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсысы өчен мине ташлар атып үтерергә җыенасыз?» — диде. 33 Моңа яһүдләр болай диделәр: «Без сине яхшы эш өчен түгел, ә көфер сүз өчен ташлар атып үтерергә җыенабыз,+ чөнки син, кеше була торып, үзеңне илаһ итәсең». 34 Гайсә исә болай диде: «„Мин: „Сез — илаһлар“,— дип әйттем“,— дигән сүзләр Кануныгызда язылган түгелме?+ 35 Аллаһы үз сүзе аша гаепләгән кешеләрне „илаһлар“+ дип атаган икән (ә Язма гамәлдән чыгарыла алмый), 36 ничек соң сез миңа, Ата изгеләндереп дөньяга җибәргән затка: „Мин Аллаһы Улы“,— дип әйтүемә: „Көфер сүз сөйлисең“,— дисез?+ 37 Атамның эшләрен башкармыйм икән, миңа ышанмагыз. 38 Ә инде башкарам икән, миңа ышанмасагыз да, шул эшләргә ышаныгыз.+ Шулай итеп сез Ата минем белән, ә мин Ата белән бердәмлектә торам икәнен белерсез һәм моны тагы да ачыграк аңларсыз».+ 39 Шуңа күрә алар кабат аны кулга алырга тырыштылар, әмма ул алардан качып китте.+
40 Шуннан соң Гайсә кабат Үрдүнне кичеп, элек Яхъя чумдырган урынга килде+ һәм шунда калды. 41 Аның янына күп кенә кеше килде, һәм алар: «Яхъя һичбер могҗиза кылмады, әмма Яхъяның бу кеше турында бар әйткәннәре хак булып чыкты»+,— диештеләр. 42 Һәм анда күпләр аңа иман итә башлады.