-
Яхъя 18:11Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
11 Әмма Гайсә Петергә: «Кылычыңны кынына тыгып куй. Әллә мин Атам биргән касәне эчмәмме?» — диде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 18 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
касәне эчмәмме: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә (Зб 11:6, иск.; 16:5; 23:5). Монда «касәне эчү» Аллаһы ихтыярына буйсынуны аңлата. Гайсәнең очрагында «касә» аның көфер сүзләр әйтүдә ялган гаепләү аркасында газаплануын һәм үтерелүен, шулай ук аның үледән терелтелеп, күктә үлемсез тормыш алганын аңлаткан. (Мт 20:22; 26:39 га аңлатмаларны кара.)
-