-
Яхъя 18:13Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
13 Башта алар аны шул елның иң баш рухание Каяфәснең каенатасы Һанна́с янына алып бардылар.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 18 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Башта алар аны Һаннас янына алып бардылар: Гайсәнең Һаннас янына алып барылганын Яхъя гына әйтә. Һаннасны Римның Суриядәге идарәчесе Квирини якынча б. э. 6 я 7 елында баш рухани итеп билгеләгән булган, һәм ул якынча б. э. 15 елына кадәр хезмәт иткән. Һаннас, баш рухани хезмәтеннән азат ителгәннән соң да һәм инде шул титулны йөртмәсә дә, күрәсең, элекке баш рухани буларак һәм яһүди руханилар арасында югары абруйлы булганга, зур хакимлеккә һәм тәэсиргә ия булган. Аның биш улы баш рухани булып хезмәт иткән булган, ә кияве Каяфәс баш рухани булып якынча б. э. 18 елыннан алып якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. Бу вакыт шул елны, ягъни б. э. 33 елын, Гайсә җәзалап үтерелгән онытылмаслык елны да үз эченә алган. (Лк 3:2 гә аңлатманы кара.)
-