-
Яхъя 18:28Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
28 Гайсәне Каяфәс йортыннан идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Аны алып килгән кешеләр, нәҗесләнмәс өчен, идарәче сараена кермәделәр, югыйсә алар Паса́х ризыгын ашый алмаслар иде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 18 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
идарәче Пилат сараена: Мт 27:27 гә аңлатманы кара.
иртә белән: Ягъни 14 нисанның, Гайсә хөкем ителгән һәм үтерелгән көннең иртәсе. Пасах бәйрәме үткән кичне башланган, һәм башка Яхшы хәбәрләрдән күренгәнчә, Гайсә һәм аның рәсүлләре Пасах ризыгын шул үткән кичне ашаган (Мт 26:18—20; Мк 14:14—17; Лк 22:15). Шуңа күрә бу шигырьдәге Пасах ризыгын ашау дигән сүзләр 15 нисанда, Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә, ашалачак ризыкны күрсәтә, ахры. Гайсәнең көннәрендә Пасах бәйрәме (14 нисан) һәм аннан соңгы Төче икмәк бәйрәме (15—21 нисан) кайвакыт гомумән «Пасах» дип аталган (Лк 22:1).
-