-
Яхъя 18:36Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
36 «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул»,— дип җавап бирде Гайсә.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 18 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел: Гайсә Пилатның: «Син нәрсә эшләдең?» — дигән соравына туры җавап бирмәгән (Ях 18:35). Ә аның: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дигән беренче соравына игътибарын туплаган (Ях 18:33). Үзенең кыска җавабында Гайсә үзе Патша итеп куелырга тиеш булган Патшалыкны өч мәртәбә искә алган. Үзенең Патшалыгы «бу дөньяныкы түгел» диеп, Гайсә бу Патшалыкның кеше тарафыннан булдырылмаячак икәнен ачык итеп күрсәткән. Бу элегрәк әйтелгән «күкләр Патшалыгы» һәм «Аллаһы Патшалыгы» дигән сүзләргә туры килә (Мт 3:2; Мк 1:15). Гайсә үзенең шәкертләре дә бу «дөньядан түгел» дип әйткән, ягъни алар Аллаһыдан һәм аның хезмәтчеләреннән читләшкән бозык кешеләр җәмгыятеннән түгел (Ях 17:14, 16). Гайсәнең шәкертләре, кешеләр үз патшасын яклагандай, аны яклар өчен сугышырга тиеш түгел. Моны Гайсә Петергә элегрәк шул кичне әйткән сүзләре белән күрсәткән (Мт 26:51, 52; Ях 18:11).
-