-
Яхъя 18:37Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
37 Шунда Пилат аңардан: «Димәк, син — патша?» — дип сорады. Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Син үзең мине патша дисең. Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем. Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый».
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 18 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Син үзең мине патша дисең: Бу җавабы белән Гайсә үзенең патша булганын раслый. (Мт 27:11; Мт 26:25, 64 кә аңлатмалар белән чагыштыр.) Ләкин Гайсә Пилат уйлаган мәгънәдә патша булмаган, чөнки Гайсәнең Патшалыгы «бу дөньяныкы түгел», һәм шуңа күрә Римга куркыныч янамаган (Ях 18:33—36).
шаһитлек бирер өчен: Мәсихче Грек Язмаларында «шаһитлек бирү» (мартире́о) һәм «шаһит» (мартири́а; ма́ртис) дип тәрҗемә ителгән грек сүзләре киң мәгънәле. Бу тамырдаш төшенчәләр башлыча берәр нәрсәне үз күзләре белән күргән я берәр нәрсәне белгән кешенең мәгълүмат бирүе мәгънәсендә кулланыла, ләкин алар шулай ук «игълан итү; раслау; берәр кем я берәр нәрсә турында яхшыны сөйләү» дигән фикерне дә үз эченә алырга мөмкин. Гайсә үзе нык инанган хакыйкатьләр турында шаһитлек биреп һәм игълан итеп кенә калмаган, ә шулай ук үз Атасының пәйгамбәрлек сүзенең һәм вәгъдәләренең хак булганнарын расларлык итеп яшәгән (2Кр 1:20). Аллаһының Патшалыкка һәм Мәсих-Хакимгә карата нияте турында бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан әйтелгән булган. Гайсәнең корбан үлеме белән тәмамланган җирдәге бөтен тормышы аның үзе турындагы бөтен пәйгамбәрлекләрне, шул исәптән Канун килешүендәге «күләгәне», ягъни прообразларны, үтәгән (Кл 2:16, 17; Ев 10:1). Димәк, Гайсә сүзләре һәм эшләре белән «хакыйкать турында шаһитлек» биргән дип әйтеп була.
хакыйкать: Гайсә монда гомумән хакыйкать турында түгел, ә Аллаһының ниятләренә кагылышлы хакыйкать турында әйткән. Аллаһы ниятендә Гайсә төп роль уйный: «Давыт токымыннан булган Гайсә» Аллаһы Патшалыгында Идарәче һәм Баш рухани булып хезмәт итәргә тиеш (Мт 1:1). Гайсә аңлатканча, ул башлыча шул Патшалык турында игълан итәр өчен кешелек дөньясына килгән, җирдә яшәгән һәм хезмәт иткән. Фәрештәләр дә Гайсәнең Яһүдиядәге Бәйтлеһемдә — Давыт туган шәһәрдә — тууына кадәр һәм тууы вакытында охшаш хәбәр игълан иткән (Лк 1:32, 33; 2:10—14).
-