-
Яхъя 19:31Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
31 Бу көн Әзерләнү көне иде, шуңа күрә яһүдләр тәннәрне Шимбә көнгә җәфалану баганасында калдырмас өчен (ә ул бөек Шимбә көне иде), Пилаттан аларның аякларын сындырып тәннәрен алып куюын сорадылар.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 19 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Әзерләнү көне: Бу Шимбә алдындагы көн булган. Бу көн дәвамында яһүдләр, өстәмә ризык әзерләп һәм Шимбә көнгә кадәр эшләнергә тиешле эшләрне тәмамлап, Шимбәгә әзерләнгән. Бу очракта Әзерләнү көне 14 нисанга туры килгән. (Мк 15:42; сүзлектән «Әзерләнү көне» кара.) Муса кануны буенча, үле гәүдәләр «төнгә баганада» калырга тиеш булмаган, ә «шул ук көнне» җирләнергә тиеш булган. (Кн 21:22, 23; шулай ук Йш 8:29; 10:26, 27 белән чагыштыр.)
ул бөек Шимбә көне иде: Пасахтан соң икенче көн, 15 нисан, атнаның нинди генә көне булмасын, һәрвакыт Шимбә көне булган (Лв 23:5—7). Бу Шимбә көне атнаның шимбә көненә (еврей атнасының җиденче көне; ул җомга көненең кояш батуыннан шимбә көненең кояш батуына кадәр дәвам иткән) туры килсә, ул «бөек» Шимбә көне булган. Андый Шимбә Гайсә үлеме көненнән соң булган, ә ул җомга көне үлгән. Б. э. 31—33 елларында 14 нисан җомгага туры килгән ел б. э. 33 елы булган. Шуңа күрә бу шуны раслый: Гайсә б. э. 33 елының 14 нисанында үлгән булган.
аякларын сындырып: Андый мәрхәмәтсез гамәл латинча крурифра́гиум дип аталган. Моны бу очракта, күрәсең, баганага кадакланган җинаятьчеләрнең үлемен тизләтү өчен эшләгәннәр. Баганага кадакланган кешегә сулыш алу авыр булган. Аның аякларын сындырсалар, ул сулар өчен үз гәүдәсен күтәрә алмыйча, тончыгып үлгән.
-