-
Рәсүлләр 2:4Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
4 Аларның барысы да изге рух белән сугарылды һәм төрле телләрдә сөйли башлады. Изге рух нинди тел бирсә, шул телдә сөйләделәр.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
телләрдә: Изге Язмаларда грек сүзе гло́сса сөйләү органы «телне» күрсәтергә мөмкин (Мк 7:33; Лк 1:64; 16:24). Ләкин ул шулай ук күчмә мәгънәдә кулланылырга һәм берәр телне я билгеле бер телдә сөйләшүче халыкны күрсәтергә мөмкин (Ач 5:9; 7:9; 13:7). Бу грек сүзе Рс 2:3 тә «ялкын теленә охшаш телләрне» сурәтләр өчен кулланылган, һәм бу телләр күренеп торган. Шуңа күрә изге рухның иңүе шәкертләрнең һәрберсенә берәрләп кунган шул «телләрдән» һәм аларның төрле телләрдә сөйли башлаганыннан ачык күренгән.
-