-
Рәсүлләр 2:31Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
31 Шуңа күрә ул, инде алдан белеп, Мәсихнең тереләчәге, аның Кабердә калдырылмаячагы һәм гәүдәсенең черемәячәге хакында әйткән.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Кабердә: Яки «Гадеста», ягъни кешеләрнең гомуми каберендә. (Рс 2:27 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Кабер» кара.)
гәүдәсенең черемәячәге: Йәһвә Гайсәнең гәүдәсенә череп таркалырга юл куймаган, ә Мәсихне символлаштырган Муса белән Давытның гәүдәләре черегән (Кн 34:5, 6; Рс 2:27; 13:35, 36). Гайсә «соңгы Адәм» (1Кр 15:45) һәм бөтен кешелек өчен «тиешле йолым» (1Тм 2:5, 6; Мт 20:28) булсын өчен, аның тәне чын кеше тәне булырга тиеш булган. Бу тән камил булырга тиеш булган, чөнки ул Йәһвә Аллаһыга, Адәм югалтканны кире сатып алыр өчен, кирәкле бәя итеп китерелергә тиеш булган (Ев 9:14; 1Пт 1:18, 19). Адәмнең камилсез токымнарының берсе дә кирәкле йолым бәясен бирә алмаган (Зб 49:7—9). Шуңа күрә Мәрьямнең Гайсә белән авырлы булып китүе табигый юл белән булмаган. Ә Гайсә үз Атасына, күрәсең, суга чумдырылганда әйткәнчә, «син минем өчен тән әзерләдең», ягъни Йәһвә Гайсә өчен корбан итеп биреләчәк камил кеше тәне әзерләгән (Ев 10:5). Шәкертләр Гайсәнең төрбәсе янына баргач, аның гәүдәсенең юкка чыкканын ачыклаган, ләкин алар аның тәне төрелгән булган җитен кәфенне күргән. Йәһвә, күрәсең, үзенең яраткан Улының тәнен, ул чери башлаганчы, юкка чыгарган (Лк 24:3—6; Ях 20:2—9).
-