Яхъя
20 Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта, магдалалы Мәрьям төрбә янына килде.+ Караса, төрбә алдындагы таш читкә алып куелган.+ 2 Шуңа күрә ул Шиму́н Пете́р белән башка бер шәкерт — Гайсәнең яраткан шәкерте+ — янына йөгереп килде дә аларга: «Хуҗабызны төрбәдән алып киткәннәр.+ Кая куйганнарын белмибез»,— диде.
3 Шунда Петер белән теге шәкерт төрбә янына 4 йөгереп китте. Алар икесе дә йөгерде. Әмма теге шәкерт, Петергә караганда тизрәк йөгергәнгә, төрбә янына алданрак барып җитте. 5 Ул иелеп карады һәм анда яткан җитен кәфенне күрде,+ ләкин эчкә кермәде. 6 Аның артыннан Шимун Петер дә килеп җитте. Ул төрбә эченә кереп, анда яткан җитен кәфенне күрде. 7 Гайсәнең башын каплап торган яулык җитен кәфен белән бергә түгел, ә аерым төреп куелган иде. 8 Шуннан соң төрбә янына алданрак килеп җиткән теге шәкерт тә эчкә керде һәм, күреп, ышанды. 9 Шулай да алар Язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында әйтелгәнне әле аңламый иделәр.+ 10 Шуннан соң шәкертләр өйләренә кайтып китте.
11 Ә Мәрьям төрбә янында елап басып калды. Ул елый-елый иелеп төрбә эченә карады 12 һәм анда актан киенгән ике фәрештәне күрде.+ Аларның берсе Гайсәнең гәүдәсе яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде. 13 Алар аңардан: «Син ник елыйсың?» — дип сорадылар. «Хуҗамны алып киткәннәр, ә кая куйганнарын белмим»,— диде ул аларга. 14 Шулай дигәннән соң, ул артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма аны танымады.+ 15 Гайсә аңардан: «Нигә елыйсың? Кемне эзлисең?» — дип сорады. Мәрьям, аны бакчачы дип уйлап: «Әфәндем, әгәр син аны алгансың икән, кая куйганыңны әйт, мин аны алып китәрмен»,— диде. 16 Гайсә аңа: «Мәрьям!» — дип дәште. Ул борылып, еврейчә: «Раббуни́!» — диде. (Раббуни «Остаз» дигәнне аңлата.) 17 Гайсә аңа: «Миңа тотынып торма, чөнки мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Кардәшләрем янына кайт+ та болай дип әйт: „Мин үземнең Атам+ һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым+ һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“»,— диде. 18 Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына шул хәбәр белән килеп: «Мин Хуҗабызны күрдем!» — дип әйтте һәм ул әйткәннәрне аларга сөйләп бирде.+
19 Шәкертләр шул ук көнне кич белән, яһүдләрдән курыкканга йорт ишекләрен бикләп, җыелып утыралар иде. Шунда Гайсә килеп керде һәм араларына басып, аларга: «Исән-имин булыгыз»,— диде.+ 20 Шулай дигәннән соң, ул аларга кулларын һәм кабыргаларын күрсәтте.+ Шәкертләр, Хуҗаларын күргәч, бик куандылар.+ 21 Гайсә аларга кабат: «Исән-имин булыгыз.+ Атам мине җибәргән кебек,+ мин дә сезне җибәрәм»,— дип әйтте.+ 22 Моны әйткәч, ул аларга өрде дә болай диде: «Изге рухны кабул итегез.+ 23 Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер. Кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс».
24 Ә 12 нең+ берсе, Игезәк дип аталган Тома́с,+ Гайсә килгәндә, алар белән бергә түгел иде. 25 Башка шәкертләр аңа: «Без Хуҗабызны күрдек!» — дигәч, ул аларга болай диде: «Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә һәм кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча,+ һич ышанмам».+
26 Сигез көн үткәннән соң аның шәкертләре бер йортта янә җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Ишекләр бикле булса да, Гайсә килеп керде һәм араларына басып: «Исән-имин булыгыз»,— диде.+ 27 Аннары Томаска: «Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара. Кулыңны суз һәм кабыргаларыма кагыл. Башка шикләнмә, ышан»,— дип әйтте. 28 Моңа Томас: «Минем Хуҗам һәм минем Аллаһым!» — диде.+ 29 Гайсә аңа: «Мине күргәнгә ышандыңмы? Күрмичә ышанучылар бәхетле»+,— дип әйтте.
30 Әлбәттә, Гайсә үзенең шәкертләре алдында бу төргәктә язылмаган башка бик күп могҗизалар да кылды.+ 31 Ә болары сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Улы булуына ышансын өчен һәм, ышанып, аның исеме аша тормышка ия булсын өчен язылды.+