Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Рәсүлләр 3:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Бер көн Пете́р белән Яхъя сәгать тугызларга,* дога кылу вакытына, гыйбадәтханәгә күтәрелә иделәр.

  • Рәсүлләр 3:1
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 3 Бер тапкыр Петер белән Яхъя сәгать тугызларга*, дога кылу вакытына, гыйбадәтханәгә күтәрелә иделәр.

  • Рәсүлләр
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 3:1

      «Шаһитлек бирегез», 28 б.

  • Рәсүлләр. Аңлатмалар. 3 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3:1

      сәгать тугызларга: Ягъни көндезге өчләр тирәсенә. (Рс 2:15 кә аңлатманы кара.)

      дога кылу вакытына: Гыйбадәтханәдә, күрәсең, иртәнге һәм кичке корбаннар китерелгәндә, догалар әйтелгән булган (Чг 29:38—42; 30:7, 8). Лүк «халык... дога кылган» вакытны «фимиам яндырылган» вакыт белән бәйли (Лк 1:10). Көндәлек корбаннар китерү турында нечкәлекләр әйткәндә, Йәһвә Давыт патшага, руханилар белән левилеләрнең хезмәтләрен оештырырга кушкан: алар Йәһвәне олыларга, мактарга һәм аңа рәхмәтләр белдерергә тиеш булган; бу дан-мактауга һичшиксез дога да кергән (1Ел 16:4; 23:30; 2Ел 29:25, 26). Шуңа күрә фимиам һәм догалар тыгыз бәйле булган (Зб 141:2; Ач 5:8; 8:3, 4). Дога кылу вакытына халык, гадәттә, гыйбадәтханә ишегалдында җыелган. Кайберәүләр ул көнне, күрәсең, руханилар тарафыннан пакьләнер өчен, ә күпләр гыйбадәт кылыр һәм бергәләшеп дога кылыр өчен килгән (Лк 2:22—38). Раввиннарның риваяте буенча, алтын мәзбәхтә фимиам яндырачак руханины жирәбә салып билгеләгәннәр (гадәттә андый хөрмәт гомергә бер тапкыр гына бирелгән). Бу сайланган рухани тантаналы рәвештә Изге урынга кергән, ә руханилар, левилеләр һәм халык ишегалдында дога кылган. Фимиамның хуш исе күтәрелгән чакта, халык якынча ярты сәгать буе тирән тынлыкта дога кылуын дәвам иткән (Лк 1:9, 10). Аннары «дога кылу вакытының» ахырында руханилар халыкны фатихалаган (Сн 6:22—27), һәм левилеләр хоры атнаның шул көненә билгеләнгән мәдхияне җырлаган.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу