РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 3 нче бүлек
сәгать тугызларга: Ягъни көндезге өчләр тирәсенә. (Рс 2:15 кә аңлатманы кара.)
дога кылу вакытына: Гыйбадәтханәдә, күрәсең, иртәнге һәм кичке корбаннар китерелгәндә, догалар әйтелгән булган (Чг 29:38—42; 30:7, 8). Лүк «халык... дога кылган» вакытны «фимиам яндырылган» вакыт белән бәйли (Лк 1:10). Көндәлек корбаннар китерү турында нечкәлекләр әйткәндә, Йәһвә Давыт патшага, руханилар белән левилеләрнең хезмәтләрен оештырырга кушкан: алар Йәһвәне олыларга, мактарга һәм аңа рәхмәтләр белдерергә тиеш булган; бу дан-мактауга һичшиксез дога да кергән (1Ел 16:4; 23:30; 2Ел 29:25, 26). Шуңа күрә фимиам һәм догалар тыгыз бәйле булган (Зб 141:2; Ач 5:8; 8:3, 4). Дога кылу вакытына халык, гадәттә, гыйбадәтханә ишегалдында җыелган. Кайберәүләр ул көнне, күрәсең, руханилар тарафыннан пакьләнер өчен, ә күпләр гыйбадәт кылыр һәм бергәләшеп дога кылыр өчен килгән (Лк 2:22—38). Раввиннарның риваяте буенча, алтын мәзбәхтә фимиам яндырачак руханины жирәбә салып билгеләгәннәр (гадәттә андый хөрмәт гомергә бер тапкыр гына бирелгән). Бу сайланган рухани тантаналы рәвештә Изге урынга кергән, ә руханилар, левилеләр һәм халык ишегалдында дога кылган. Фимиамның хуш исе күтәрелгән чакта, халык якынча ярты сәгать буе тирән тынлыкта дога кылуын дәвам иткән (Лк 1:9, 10). Аннары «дога кылу вакытының» ахырында руханилар халыкны фатихалаган (Сн 6:22—27), һәм левилеләр хоры атнаның шул көненә билгеләнгән мәдхияне җырлаган.
Насаралы: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.
Баш җитәкчесен: Монда кулланылган архего́с дигән грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «баш җитәкләүче; беренче булып баручы». Ул Изге Язмаларда дүрт тапкыр очрый һәм һәр очракта Гайсәгә карата кулланыла (Рс 3:15; 5:31; Ев 2:10; 12:2). Бу грек сүзе шулай ук юл күрсәтүче һәм аны башкалар өчен әзерләүче берәүгә карата кулланылырга мөмкин. Аллаһы белән кешелек арасында арадашчы булып киткәнгә һәм мәңгелек тормыш алу өчен юл ачканга, Гайсә тиешенчә тормышның Баш җитәкчесе дип аталган. «Баш җитәкче» дип тәрҗемә ителгән төшенчә күрсәткәнчә, беренче булып баручы моны башлык я мирза буларак эшли һәм шулай итеп рәсми я административ хезмәт үти. (Рс 7:27, 35 тә тамырдаш сүз Муса турында Исраилнең «башлыгы» дип әйтелгәндә кулланыла.) Бу төшенчә монда Аллаһы үз ниятен үтәр өчен кемне куллана икәнен күрсәтүче фикерне үз эченә ала. Гайсә, күпләрне йолып алыр өчен, «тиешле йолым» булып киткән (1Тм 2:5, 6; Мт 20:28; Рс 4:12). Үледән терелтелгәннән соң, Гайсә Баш рухани һәм Хөкемче буларак үз йолымының бәясен куллана алган. Бу йолым корбанына иман иткән кешеләр аның ярдәмендә гөнаһ белән үлемнән азат була ала. Шуңа күрә Гайсә аша үлеләр терелтелгән булачак (Ях 5:28, 29; 6:39, 40). Шулай ул мәңгелек тормышка юл ача (Ях 11:25; 14:6; Ев 5:9; 10:19, 20). Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәчеләре бу сүзне тормышны «Бар итүче» дип бирсәләр дә, Изге Язмалар ачык итеп Гайсәнең бу исемгә туры килмәгәнен күрсәтә. Киресенчә, ул үз тормышын һәм хакимлеген Аллаһыдан алган, һәм Аллаһы аны куллана (Зб 36:9; Ях 6:57; Рс 17:26—28; Кл 1:15; Ач 3:14).
тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз: Монда кулланылган грек сүзе метаное́о сүзгә-сүз «элекке фикердән кайту» дигәнне аңлата һәм фикер йөртү, караш я ниятне үзгәртүне белдерә. Бу контекстта тәүбә итү кешенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен яңадан торгызырга теләген үз эченә алган. Гөнаһ кылганнан соң чын күңелдән тәүбә иткән кеше дөрес булмаганны эшләгәненә үкенә һәм кылган гөнаһын яңадан кабатламаска тырыша. (2Кр 7:10, 11; Мт 3:2, 8 гә аңлатмаларны кара.) Моннан тыш, үкенү аны «Аллаһыга таба борылырга» этәрә һәм ул явызлык кылуын ташлый һәм Аллаһыга ярап яшәргә тырыша. Еврей телендә дә, грек телендә дә «Аллаһыга таба борылу» (еврейчә шув; грекча стре́фо; эпистре́фо) дигәнне аңлаткан фигыльләрнең сүзгә-сүз мәгънәсе «яңадан килү; кайту» (Яр 18:10; 50:14; Лк 17:31). Әмма уңай рухи мәгънәдә кулланылганда, бу фигыльләр начар юлдан Аллаһыга таба борылуны аңлатырга мөмкин. (1Пат 8:33; Йз 33:11; Рс 15:3; 26:20 гә аңлатмаларны кара.)
Йәһвә үзе: Сакланып калган грек кулъязмаларында монда сүзгә-сүз «Раббының йөзеннән» дип әйтелә. (Б кушымт. кара.) Рс 3:17—22 нең контексты күрсәткәнчә, «Раббы» сүзе Гайсәгә түгел, ә Мәсихне җибәрәчәк Йәһвә Аллаһыны белдерә (Рс 3:20). «Раббы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Ки́риос шулай ук Рс 3:22 дәге Кн 18:15 тән алынган өзектә кулланыла; анда еврей телендәге төп нөсхәдә тетраграмматон очрый. (Рс 3:22 гә аңлатманы кара.) «Йәһвә йөзе» сүзтезмәсе Еврей Язмаларында «йөз» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый. (Ел 2:19; Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 3:19 кара.)
юып төшерсен өчен: Монда кулланылган грек фигыле «сөртеп, юк итү» дигәнне аңлата. Изге Язмаларда ул күз яшьләребезне сөртүгә (Ач 7:17; 21:4) һәм тормыш китабыннан исемнәрне сызып ташлауга карата кулланыла (Ач 3:5). Бу контекстта ул «эз калмаслык итеп бетерү» дигән фикерне белдерә. Кайбер белгечләр уйлавынча, мондагы метафора язылганны бетереп була дигәнне аңлата. (Кл 2:14 белән чагыштыр; анда бу грек сүзе «тулысынча гамәлдән чыгарды» дип тәрҗемә ителә.)
заманнарын: Яки «өчен билгеләнгән вакытлар». Грек сүзе кайро́с (монда күплек санда килеп, «заманнар» дип тәрҗемә ителгән) билгеле үзенчәлекләргә хас ниндидер вакытны яки урнаштырылган я билгеле бер вакыт аралыгын я «заманны» аңлатырга мөмкин (Мт 13:30; 21:34; Мк 11:13). Бу сүз Гайсәнең җирдәге хезмәте башланыр өчен «билгеләнгән вакытны» (Мк 1:15) һәм аның үлеменә «билгеләнгән вакытны» күрсәтер өчен кулланыла (Мт 26:18). Ул шулай ук Аллаһы ниятләгән һәм ул билгеләгән вакытта башланасы вакытлар я заманнар турында, аеруча Мәсихнең килү чоры һәм аның Патшалыгы турында, сүз барганда кулланыла (Рс 1:7; 1Тс 5:1).
яңадан торгызу вакытлары: «Яңадан торгызу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе апоката́стасис «кире» я «яңадан» дигәнне аңлаткан апо́ һәм сүзгә-сүз «кую» дигәнне аңлаткан кати́стеми сүзләреннән барлыкка килә; Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә ул «кире кайту» дип тәрҗемә ителә. Рс 1:6 да аңа туры килгән фигыль «яңадан торгызырга» дип тәрҗемә ителә. Иосиф Флавий бу грек сүзен («яңадан торгызу») яһүдләрнең Бабылдагы әсирлектән кайтканы турында әйткәндә кулланган. Папирус кулъязмаларында бу сүз биналарны яңадан торгызу, законлы хуҗаларына биләмәләрен кайтару һәм бурычка алынган акчаны кайтару турында сүз барганда кулланыла. Рс 3:21 дә нинди нәрсәләр яңадан торгызылачак икәне әйтелми, шуңа күрә яңадан торгызылачак бар нәрсәне Аллаһы үзенең борынгы заманда яшәгән... пәйгамбәрләре аша сөйләгән хәбәрләрне өйрәнеп, билгеләп була. Яңадан торгызу еврей пәйгамбәрләренең язмаларында еш карала торган тема. Алар аша Йәһвә аларның җирен торгызырга һәм аны кешеләр белән тутырырга, җирне уңышлы итәргә, аны кыргый хайваннардан һәм дошманнардан якларга вәгъдә иткән. Ул яңадан торгызылган җир оҗмах кебек булачак дигән (Иш 65:25; Йз 34:25; 36:35). Ә иң мөһиме гыйбадәтханә яңадан төзелергә һәм саф гыйбадәт торгызылырга тиеш булган (Иш 2:1—5; Мик 4:1—5). Алдан әйтелгән яңадан торгызылу рухи һәм физик торгызылуны да үз эченә алган.
Гайсәне үзендә сакларга: Монда, күрәсең, Гайсә, яңадан торгызу вакытлары башланганчыга кадәр, күктә Аллаһының уң ягында көтеп торачак вакыт турында сүз бара (Зб 110:1, 2; Лк 21:24; Ев 10:12, 13).
Йәһвә: Кн 18:15 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. Шунысы игътибарга лаек: бу өзек Септуагинтаның борынгы бер кулъязма кисәгендә (Фуад папирусы 266 коллекциясендә) очраганда, Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре () белән язылган. Бу кулъязма кисәге б. э. к. I гасырга карый. (А5 кушымт. кара.) Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й7, 8, 10—12, 14—18, 20, 22—24, 28 дип атала) монда тетраграмматон кулланыла. Шуңа күрә Мәсихче Грек Язмаларының сакланып калган кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Б кушымт. кара.)
һәр җан: Яки «һәркем». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда кешене аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.) Мәсихче Грек Язмаларында берничә шигырьдә «җан» (психе́) турында ул үлә һәм юк ителүгә дучар була ала дип әйтелә; бу аларның берсе. (Мт 2:20; Мк 3:4; Лк 6:9 га аңлатмаларны кара; шулай ук Ев 10:39; Яг 5:20 дә кара.)
токымың: Сүзгә-сүз «орлык».