-
Рәсүлләр 26:7Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
7 Шул вәгъдәнең тормышка ашуына өмет баглап, безнең унике кабилә дә көне-төне тырышып Аллаһыга изге хезмәтен башкара. Шул өмет өчен, патша, яһүдләр мине гаепли дә.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 26 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Аллаһыга изге хезмәтен башкара: Монда кулланылган грек фигыле латре́уо башлыча хезмәт итүне күрсәтә. Изге Язмаларда кулланылганда, ул Аллаһыга хезмәт итүне аңлата я аңа гыйбадәт кылу белән бәйле хезмәтне (Мт 4:10; Лк 2:37; 4:8; Рс 7:7; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3), шул исәптән изге чатырда яки гыйбадәтханәдә хезмәт итүне белдерә (Ев 8:5; 9:9; 10:2; 13:10). Шуңа күрә кайбер контекстларда бу сүз «гыйбадәт кылу; табыну» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Берничә очракта ул ялган табыну — барлыкка китерелгән нәрсәләргә хезмәт итү я табыну — белән бәйле кулланыла (Рс 7:42; Рм 1:25). Еврей телендәге Мәсихче Грек Язмаларының кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й14—17 дип атала) монда «Йәһвәгә хезмәт итә (гыйбадәт кыла)» дип әйтелә.
-