Искәрмә
c Өлкәннәрнең күңел ачуларга кагылышлы кагыйдәләр урнаштырырга хокуклары юк. Һәрбер мәсихче, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданын исәпкә алып, нәрсә карарга, тыңларга я нинди уен уйнарга икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Гаилә башлары үз гаиләләренә Аллаһы Сүзендәге принциплар буенча эш итәргә булышу өчен җаваплы. jw.org® сайтында «Йәһвә Шаһитләре берәр нинди фильмнарны, китапларны я җырларны тыямы?» дигән мәкаләне карагыз. (БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА > ПОПУЛЯР СОРАУЛАР дигән сылтама буенча үтегез.)