Йәһвә Шаһитләре берәр нинди фильмнарны, китапларны я җырларны тыямы?
Юк, безнең оешма Йәһвә Шаһитләренә билгеле бер фильмнардан, китаплардан я җырлардан тыелырга кирәк дип әйтми. Ни өчен?
Изге Язмалар һәр кешене үз «сизгерлеген» өйрәтеп, яхшылык белән яманлыкны аера белергә дәртләндерә (Еврейләргә 5:14).
Изге Язмаларда төп принциплар язылган, һәм кеше күңел ачулар сайлаганда аларны куллана алаa. Тормышның бар өлкәләрендә без «Раббыны нәрсәләр сөендерә, шуны аера белергә» телибез (Эфеслеләргә 5:10).
Изге Язмаларда язылганча, гаилә башының берникадәр хакимлеге бар һәм ул үз гаиләсендә берәр нинди күңел ачуларны тыярга мөмкин (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 6:1—4). Башка очракларда исә беркемнең дә үз имандашларына ниндидер фильмнарны карарга, җырларны я җырчыларны тыңларга ярамый дип әйтергә хакы юк (Гәләтиялеләргә 6:5).
a Мәсәлән, Изге Язмаларда спиритизм, әхлаксызлык һәм көч куллану белән бәйле һәрнәрсә хөкем ителә (Канун 18:10—13; Эфеслеләргә 5:3; Көләсәйлеләргә 3:8).