Дүшәмбе, 13 октябрь
Йәһвә йөрәкне күрә (1 Иш. 16:7).
Кайвакыт үзебезне булдыксыз дип санаганда, Йәһвәнең безне үзенә җәлеп иткәнен исебезгә төшерик (Яхъя 6:44). Ул безнең яхшы сыйфатларыбызны күрә, асылыбызны бик яхшы белә (2 Елъ. 6:30). Ул безне кадерле дип саный икән, моңа шикләнер өчен сәбәпләр юк (1 Яхъя 3:19, 20). Кайберләребез хакыйкатькә кадәр кылган гөнаһлары аркасында әле дә гаеп хисе кичерә (1 Пет. 4:3). Башка тугры мәсихчеләр һаман да гөнаһлы теләкләре белән көрәшә. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Охшаш хисләр кичерсәгез, сез ялгыз түгел. Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре дә андый хисләр кичергән. Мәсәлән, рәсүл Паул, кимчелекләре турында уйланганда, үзен мескен кеше дип санаган (Рим. 7:24). Әлбәттә, Паул гөнаһларыннан тәүбә иткән булган һәм суга чумдырылу үткән. Әмма шулай да үзен «рәсүлләрнең иң кечесе» һәм «гөнаһлыларның иң гөнаһлысы» дип атаган (1 Көр. 15:9; 1 Тим. 1:15). w24.03 27, абз. 5, 6
Сишәмбе, 14 октябрь
Халык... Йәһвәнең йортын калдырды (2 Елъ. 24:18).
Безгә үзебезгә яхшы яктан тәэсир иткән дусларны сайларга кирәк. Ә аларны ничек билгеләргә соң? Алар Йәһвәне яратырга һәм аны сөендерергә тели. Үз яшьтәшләрең белән генә чикләнмә. Йодай да бит Йәһуәштән күпкә олырак булган. Мондый сораулар турында уйланып кара: «Алар Йәһвәгә иманымны ныгытырга булышамы? Алар мине Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә дәртләндерәме? Аларга Йәһвә һәм хакыйкать турында сөйләшергә ошыймы? Дусларым Йәһвәнең нормаларын хөрмәт итәме? Алар мин ишетергә теләгәнне генә сөйлиме я, кирәк булганда, кыюлык күрсәтеп, мине төзәтә дә алырмы?» (Гыйб. сүз. 27:5, 6, 17) Көн кебек ачык: Йәһвәне яратмаган дуслар сиңа юлдаш түгел. Ә Йәһвәне яраткан кешеләргә ике куллап тотын, аларны җибәрмә. Алар чын дуслар (Гыйб. сүз. 13:20). w23.09 9, абз. 6, 7
Чәршәмбе, 15 октябрь
Мин — Альфа һәм Омега (Ачыл. 1:8).
Альфа бу — грек әлифбасының беренче, ә омега — соңгы хәрефе. Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә нинди генә эшкә тотынса да, аны азакка кадәр җиткерә алачагын күрсәткән. Йәһвә, беренче кеше парын барлыкка китергәннән соң болай дип әйткән: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз» (Ярат. 1:28). Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә, асылда, «Альфа» дип әйткән. Ул үзенең ниятенең нәрсәдә икәнен башлангычтан ук ачык итеп аңлаткан: Адәм белән Хауваның камил, тыңлаучан токымнары җирне тутырачак һәм аны оҗмахка әйләндерәчәк. Аллаһы, күк белән җирне барлыкка китерүне тәмамлаганнан соң ук, шулай булачагына гарантия биргән. Аллаһы үзенең бар ниятләрен бу көннең азагына тормышка ашырачак. Бу нияте тормышка ашкач, Йәһвә «Омега» дип әйтәчәк (Ярат. 2:1—3). w23.11 5, абз. 13, 14