Октябрь
Чәршәмбе, 1 октябрь
Югарыдан килүче зирәклек... буйсынырга әзер (Ягък. 3:17).
Сезгә тыңлаучан булу авырмы? Әйе икән, сез ялгыз түгел. Мәсәлән, Давыт патша Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Сиңа күндәм булу теләге уят миндә» (Зәб. 51:12). Давыт Йәһвәне яраткан. Шулай да аңа кайвакыт тыңлаучан булу җиңел бирелмәгән. Ни өчен соң кешеләргә тыңлаучан булу авыр? Беренчедән, без тыңламаучанлыкны мирас итеп алганбыз. Икенчедән, Шайтан безне, үзе кебек, тыңламаучан булырга котырта (2 Көр. 11:3). Өченчедән, без фетнәчел кешеләр арасында яшибез (Эфес. 2:2). Без гөнаһлы йөрәгебезгә генә түгел, ә шулай ук Шайтан Иблискә һәм аның дөньясына каршы торырга тиеш. Димәк, безгә, Йәһвәгә һәм ул хакимлек биргән кешеләргә тыңлаучан булыр өчен, бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк. w23.10 6, абз. 1
Пәнҗешәмбе, 2 октябрь
Син яхшы шәрабны әлегә кадәр саклагансың (Яхъя 2:10).
Гайсәнең суны шәрабка әйләндерү могҗизасыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Басынкылыкка. Гайсә бу могҗизасы белән мактанмаган. Чынлыкта, ул беркайчан да үз казанышлары белән мактанмаган. Киресенчә, ул, басынкылык күрсәтеп, һәрчак үз Атасын данлаган (Яхъя 5:19, 30; 8:28). Гайсәдән үрнәк алып, үзебезгә басынкылык белән карасак, без үз казанышларыбыз белән мактанып йөрмәбез. Әйдәгез, үзебезне түгел, ә без хезмәт иткән гаҗәеп Аллаһыны мактыйк (Ирм. 9:23, 24). Без Йәһвәне данларга тиеш, чөнки ул моңа лаек. Йәһвәнең ярдәме булмаса, без нәрсәгә ирешә алыр идек соң? (1 Көр. 1:26—31) Басынкы булсак, без яхшы эшләребез өчен мактау сүзләре көтмәбез. Без Йәһвәнең эшләребезне күргәнен һәм кадерләгәнен белеп, моның белән канәгать булырбыз (Маттай 6:2—4 белән чагыштыр; Евр. 13:16). Гайсәдән үрнәк алып, басынкылык күрсәтсәк, Йәһвә, һичшиксез, безне хуп күрер (1 Пет. 5:6). w23.04 4, абз. 9; 5, абз. 11, 12
Җомга, 3 октябрь
Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез (Флп. 2:4).
Изге рух тәэсирендә рәсүл Паул мәсихчеләрне башкалар турында уйларга дәртләндергән. Бу киңәшне очрашуларда ничек кулланып була? Башкаларның да комментарий бирергә теләгәнен истә тотып. Менә нәрсә турында уйланыйк: дусларыбыз белән аралашканда, без үзебез генә сөйләмибез бит, ә аларның да сөйләшүдә катнашуларын телибез. Җыелыш очрашуларында да охшаш хәл. Без мөмкин кадәр күбрәк кардәшнең җавап бирүен телибез. Кардәшләрне дәртләндерер өчен иң яхшы ысулларның берсе — бу аларга очрашуда катнашырга мөмкинлек бирү (1 Көр. 10:24). Кыска җаваплар биргәндә сез күбрәк кардәшкә җавап бирергә мөмкинлек бирерсез. Хәтта кыска комментарий бирсәгез дә, күп фикерләр әйтергә тырышмагыз. Бар абзацны сөйләп бирсәгез, башкалар инде, күрәсең, җавап бирә алмас. w23.04 22, абз. 11; 23, абз. 12, 13
Шимбә, 4 октябрь
Мин боларның барысын яхшы хәбәр хакына һәм аны бүтән кешеләргә җиткерер өчен башкарам (1 Көр. 9:23).
Башкаларга ярдәм итүнең, аеруча вәгазь эшендә катнашуның, мөһимлеген онытмыйк. Без хезмәттә ышанулары, карашлары һәм чыгышлары төрле булган кешеләрне очратабыз. Шуңа күрә безгә кешеләргә җайлаша белергә кирәк. Рәсүл Паул бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Гайсә аны «башка халыклар рәсүле» итеп билгеләгән (Рим. 11:13). Паул яһүдләргә, грекларга, гыйлемле кешеләргә, гади халыкка, түрәләргә һәм патшаларга вәгазьләгән. Яхшы хәбәрне һәркайсы кешенең йөрәгенә салыр өчен, ул көченнән килгәнне эшләгән (1 Көр. 9:19—22). Паул кешеләрнең культураларын, тәрбияләрен һәм ышануларын исәпкә алып вәгазьләгән. Без дә хезмәттә очраткан кешеләргә җайлаша белсәк, вәгазебез күпкә уңышлырак булыр. w23.07 23, абз. 11, 12
Якшәмбе, 5 октябрь
Раббы хезмәтчесе тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак тотсын (2 Тим. 2:24).
Юаш кеше чынлыкта көчсез түгел, ә көчле шәхес. Чөнки киеренке хәлләрдә тыныч булып калыр өчен көч таләп ителә. Юашлык — «рух җимешенең» бер өлеше (Гәл. 5:22, 23). «Юашлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең бер формасы буйсындырылган кыргый атны сурәтләр өчен кулланыла. Андый ат, кулга ияләштерелгән булса да, барыбер көчле булып кала. Без дә юаш һәм шул ук вакыт көчле була алабыз. Әмма бу үзебезнең хәлебездән генә килми. Моның өчен Аллаһыдан бу күркәм сыйфатны үстерергә булышсын дип изге рухын сорарга кирәк. Төрле очраклар күрсәткәнчә, бу мөмкин. Күп кенә Йәһвә Шаһитләре, каршы килүчеләр белән сөйләшкәндә, юаш җавап биреп, башкаларда яхшы тәэсир калдыра (2 Тим. 2:24, 25). w23.09 14, абз. 3
Дүшәмбе, 6 октябрь
Мин... дога кылган идем, һәм Йәһвә үтенечемне үтәде (1 Иш. 1:27).
Йәһвәне данлагыз. Курку-хөрмәт уятучы күренештә рәсүл Яхъя күктә Йәһвәгә гыйбадәт кылучы 24 өлкәнне күргән. Алар Аллаһының «дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы» булганын таныган (Ачыл. 4:10, 11). Тугры фәрештәләрнең дә Йәһвәне данлар өчен сәбәпләре күп. Алар аның белән бергә күктә яши һәм аны бик яхшы белә. Фәрештәләр Йәһвәнең сыйфатларын һәм ничек эш иткәнен күреп аны данлый (Әюп 38:4—7). Без дә Йәһвәне догаларда данларга телибез. Мәсәлән, без догада Йәһвәне ни өчен яратканыбыз һәм хөрмәт иткәнебез турында сөйли алабыз. Изге Язмаларны укыганда һәм өйрәнгәндә, Йәһвәнең үзегезгә ошаган сыйфатларына игътибар итегез (Әюп 37:23; Рим. 11:33). Аннары Йәһвәгә бу сыйфатларның үзегезгә ничек тәэсир иткәне турында сөйләгез. Сез шулай ук Йәһвәне үзегезгә һәм рухи гаиләгезгә ярдәм иткәне өчен данлый аласыз (1 Иш. 2:1, 2). w23.05 3, абз. 6; 4, абз. 7
Сишәмбе, 7 октябрь
Йәһвәгә лаеклы булып яшәрсез (Көл. 1:10).
1919 елда Бөек Бабыл Аллаһы халкы өстеннән хакимлеген югалткан. Шул ук елны «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» билгеләнгән, һәм ул яңа гына ачылган «Изгелек юлына» аяк баскан эчкерсез кешеләрне каршы алырга шат булган (Мат. 24:45—47; Ишаг. 35:8). Элек яшәгән «юл эшчеләре» ярдәмендә бу кешеләр Йәһвәнең ниятләрен тагы да ачыграк аңлаган (Гыйб. сүз. 4:18). Алар шулай ук үз тормышларын Йәһвәнең нормаларына туры китерергә тырышкан. Йәһвә үз халкының бер мизгелдә үзгәрәчәген көтмәгән. Ул аны әкрен-әкрен сафландыра барган. Киләчәктә без, Йәһвәне һәрнәрсәдә сөендерә алгач, бик шат булырбыз! Һәр юлны карап торырга кирәк. 1919 елдан бирле «Изгелек юлында» андый юл эшләре алып барыла да. Моның ярдәмендә тагы да күбрәк кеше Бөек Бабылдан чыга алган. w23.05 17 абз. 15; 19, абз. 16
Чәршәмбе, 8 октябрь
Мин сине беркайчан да калдырмам (Евр. 13:5).
Җитәкче советтагы кардәшләр Җитәкче совет комитетларының ярдәмчеләрен өйрәтә. Бу ярдәмчеләр оешмада күп төрле вазифалар үти. Алар киләчәктә Мәсихнең сарыкларын кайгыртыр өчен инде яхшы өйрәтелгән. Бөек афәтнең ахырына күп калмаганда, соңгы майланган мәсихче күккә алынгач, саф гыйбадәт кылучылар Йәһвәгә тугры хезмәт итүләрен дәвам итәчәк. Әйе, аларга Магог җиреннән Гог, ягъни халыклар берләшмәсе, ярсуланып һөҗүм итәчәк (Йәз. 38:18—20). Әмма бу һөҗүм кыска һәм уңышсыз булачак. Ул Аллаһы хезмәтчеләрен Йәһвәгә гыйбадәт кылудан туктата алмаячак. Йәһвә, һичшиксез, аларны коткарачак. Рәсүл Яхъя күренештә Мәсихнең башка сарыкларыннан булган «бихисап күп кешене» күргән. Яхъя бу төркем турында «алар бөек афәтне кичереп киләләр» дип язган (Ачыл. 7:9, 14). Әйе, алар исән калачак! w24.02 5, абз. 13; 6, абз. 14
Пәнҗешәмбе, 9 октябрь
Аллаһы рухының тәэсиренә комачауламагыз (1 Тис. 5:19).
Изге рухка ничек ия булырга? Безгә аны догада сорарга, Аллаһы рухландырган Изге Язмаларны өйрәнергә һәм изге рух җитәкчелек иткән оешма белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Боларның барысы ярдәмендә без «рух җимешен» үстерербез (Гәл. 5:22, 23). Аллаһы үзенең рухын фикер йөртү рәвеше һәм тәртипләре саф булган кешеләргә генә бирә. Ул безгә алга таба да үз рухын бирсен өчен, безгә чиста булмаган фикер йөртү рәвешеннән һәм эш итү рәвешеннән качарга кирәк (1 Тис. 4:7, 8). Изге рухны алыр өчен, безгә шулай ук «пәйгамбәрлекләргә кимсетеп карамагыз» дигән караш белән эш итү мөһим (1 Тис. 5:20). «Пәйгамбәрлекләр» диелгәндә, Аллаһы рухы ярдәмендә җиткерелгән хәбәр күздә тотыла. Аларга, мәсәлән, Йәһвә көне турында һәм без яшәгән көннәр турында пәйгамбәрлекләр керә. Без «Армагеддон мин яшәгән вакытта килмәячәк» дип бу көнне кичектермибез. Без, аны истә тотып, дөрес булганны эшләргә тырышабыз һәм «Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарабыз» (2 Пет. 3:11, 12). w23.06 12, абз. 13, 14
Җомга, 10 октябрь
Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — зирәклекнең башлангычы (Гыйб. сүз. 9:10).
Электрон җайланмабызда порнографик рәсем пәйда булса, без мәсихчеләр буларак нәрсә эшләргә тиеш? Безгә шунда ук күзебезне читкә борырга кирәк. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезнең иң мөһиме икәнен истә тоту безгә шулай эшләргә ярдәм итә. Хәтта порнография дип саналмаган рәсемнәр дә әхлаксыз теләкләр уята ала. Без алардан да качабыз. Чөнки әхлаксыз уйларның тууын теләмибез (Мат. 5:28, 29). Таиландта хезмәт итүче Дэвид исемле абый-кардәш болай ди: «Мин үз-үземә мондый сорау бирәм: „Хәтта порнография булмаган рәсемгә карап торсам, бу Йәһвәгә ошармы?“ Шулай фикер йөртү миңа зирәк эш итәргә булыша». Зирәк эш итәр өчен, безгә Йәһвәгә карата тирән хөрмәт үстерергә кирәк. «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — зирәклекнең башлангычы». w23.06 23, абз. 12, 13
Шимбә, 11 октябрь
Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кер (Ишаг. 26:20).
«Эчке бүлмәләр», мөгаен, җыелышларны аңлата. Йәһвә безне, җыелыш белән бердәмлектә булсак, бөек афәт вакытында коткарырга вәгъдә итә. Шуңа күрә безгә кардәшләребезнең кимчелекләренә түзәргә генә түгел, ә инде хәзер аларны яратырга өйрәнергә кирәк. Безнең тормышыбыз моңа бәйле! «Йәһвәнең бөек көне» бар кешелек өчен бик авыр вакыт булачак (Саф. 1:14, 15). Аллаһы халкына да җиңел булмас. Әмма инде хәзер әзерләнә башласак, без ул вакытта тынычлык саклап калырбыз һәм хәтта башкаларга ярдәм итә алырбыз. Без авырлыкларда чыдам була алырбыз. Газап чиккән кардәшләребезне кызгану безне аларга хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә дәртләндерер. Кардәшләребезгә инде бүген ярату күрсәтергә өйрәнсәк, авыр вакытларда алардан читләшмәбез. Юмарт Аллаһыбыз безне моның өчен мул итеп фатихалаячак һәм безгә кайгы-хәсрәтләр булмаган яңа дөньяда мәңгелек тормыш бирәчәк (Ишаг. 65:17). w23.07 7, абз. 16, 17
Якшәмбе, 12 октябрь
[Йәһвә] сезне... ныгытачак, көчле итәчәк, сезне нык нигезгә урнаштырачак (1 Пет. 5:10).
Аллаһы Сүзендә тугры кешеләр көчле итеп сурәтләнә. Әмма хәтта аларның иң көчлеләре дә кайчак үзләрен көчсез итеп сизгән. Мәсәлән, Давыт патша бер очракта үзен «тау кебек нык» итеп хис иткән, ә башка очракта аны «көчле курку биләп алган» (Зәб. 30:7). Аллаһы рухы тәэсирендә гаять көчле Шимшон, бу көч булмаса, үзенең, «көчсезләнеп, башка кешеләр сыман булуын» аңлаган (Хак. 14:5, 6; 16:17). Бу тугры ир-атлар Йәһвә аларга кодрәт бирәнгә генә көчле булган. Рәсүл Паул Йәһвәнең көченә мохтаҗ булганын аңлаган (2 Көр. 12:9, 10). Ул сәламәтлек белән бәйле авырлыклар кичергән (Гәл. 4:13, 14). Вакыт-вакыт аңа дөрес булганны эшләү авыр булган (Рим. 7:18, 19). Ә кайчак борчылулар һәм билгесезлек аның җанын телгәләгән (2 Көр. 1:8, 9). Шулай да, көчсез булса да, ул көчле булып киткән. Нәрсә ярдәмендә? Сынауларын кичереп чыга алсын өчен, Йәһвә аңа кирәкле көч биргән. w23.10 12, абз. 1, 2
Дүшәмбе, 13 октябрь
Йәһвә йөрәкне күрә (1 Иш. 16:7).
Кайвакыт үзебезне булдыксыз дип санаганда, Йәһвәнең безне үзенә җәлеп иткәнен исебезгә төшерик (Яхъя 6:44). Ул безнең яхшы сыйфатларыбызны күрә, асылыбызны бик яхшы белә (2 Елъ. 6:30). Ул безне кадерле дип саный икән, моңа шикләнер өчен сәбәпләр юк (1 Яхъя 3:19, 20). Кайберләребез хакыйкатькә кадәр кылган гөнаһлары аркасында әле дә гаеп хисе кичерә (1 Пет. 4:3). Башка тугры мәсихчеләр һаман да гөнаһлы теләкләре белән көрәшә. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Охшаш хисләр кичерсәгез, сез ялгыз түгел. Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре дә андый хисләр кичергән. Мәсәлән, рәсүл Паул, кимчелекләре турында уйланганда, үзен мескен кеше дип санаган (Рим. 7:24). Әлбәттә, Паул гөнаһларыннан тәүбә иткән булган һәм суга чумдырылу үткән. Әмма шулай да үзен «рәсүлләрнең иң кечесе» һәм «гөнаһлыларның иң гөнаһлысы» дип атаган (1 Көр. 15:9; 1 Тим. 1:15). w24.03 27, абз. 5, 6
Сишәмбе, 14 октябрь
Халык... Йәһвәнең йортын калдырды (2 Елъ. 24:18).
Безгә үзебезгә яхшы яктан тәэсир иткән дусларны сайларга кирәк. Ә аларны ничек билгеләргә соң? Алар Йәһвәне яратырга һәм аны сөендерергә тели. Үз яшьтәшләрең белән генә чикләнмә. Йодай да бит Йәһуәштән күпкә олырак булган. Мондый сораулар турында уйланып кара: «Алар Йәһвәгә иманымны ныгытырга булышамы? Алар мине Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә дәртләндерәме? Аларга Йәһвә һәм хакыйкать турында сөйләшергә ошыймы? Дусларым Йәһвәнең нормаларын хөрмәт итәме? Алар мин ишетергә теләгәнне генә сөйлиме я, кирәк булганда, кыюлык күрсәтеп, мине төзәтә дә алырмы?» (Гыйб. сүз. 27:5, 6, 17) Көн кебек ачык: Йәһвәне яратмаган дуслар сиңа юлдаш түгел. Ә Йәһвәне яраткан кешеләргә ике куллап тотын, аларны җибәрмә. Алар чын дуслар (Гыйб. сүз. 13:20). w23.09 9, абз. 6, 7
Чәршәмбе, 15 октябрь
Мин — Альфа һәм Омега (Ачыл. 1:8).
Альфа бу — грек әлифбасының беренче, ә омега — соңгы хәрефе. Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә нинди генә эшкә тотынса да, аны азакка кадәр җиткерә алачагын күрсәткән. Йәһвә, беренче кеше парын барлыкка китергәннән соң болай дип әйткән: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз» (Ярат. 1:28). Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә, асылда, «Альфа» дип әйткән. Ул үзенең ниятенең нәрсәдә икәнен башлангычтан ук ачык итеп аңлаткан: Адәм белән Хауваның камил, тыңлаучан токымнары җирне тутырачак һәм аны оҗмахка әйләндерәчәк. Аллаһы, күк белән җирне барлыкка китерүне тәмамлаганнан соң ук, шулай булачагына гарантия биргән. Аллаһы үзенең бар ниятләрен бу көннең азагына тормышка ашырачак. Бу нияте тормышка ашкач, Йәһвә «Омега» дип әйтәчәк (Ярат. 2:1—3). w23.11 5, абз. 13, 14
Пәнҗешәмбе, 16 октябрь
Йәһвә өчен юлны әзерләгез! Сахра аша Аллаһы өчен тигез олы юл салыгыз (Ишаг. 40:3).
Бабылдан Исраилгә кадәрге юл җиңелләрдән булмаган һәм аны үтәр өчен якынча дүрт ай кирәк булган. Әмма Йәһвә исраиллеләргә комачаулый алган бар авырлыкларны һәм киртәләрне юк итәргә вәгъдә иткән. Тугры яһүдләр Исраилгә кайту белән бәйле фатихалар корбаннарга караганда күпкә күбрәк булачагын белгән. Иң зур фатиха гыйбадәт кылу белән бәйле булган. Бабылда Йәһвәнең гыйбадәтханәсе булмаган. Өстәвенә, анда Муса кануны таләп иткән корбаннарны китерер өчен мәзбәх тә, оештырылган руханилык та булмаган. Моннан тыш, яһүдләр, мәҗүсиләр арасында яшәгән. Һәм шул кешеләр Йәһвәне дә, аның нормаларын да санга сукмаган. Менә ни өчен Аллаһыдан куркып яшәгән меңләгән яһүд, Исраилгә кайтып, саф гыйбадәт кылуны торгызырга теләгән. w23.05 14, абз. 3; 15, абз. 4
Җомга, 17 октябрь
Яктылык балалары булып яшәгез (Эфес. 5:8).
«Яктылык балалары булып яшәр» өчен, безгә изге рухның ярдәме кирәк. Ни өчен? Чөнки әхлаксыз дөньяда чиста булып калу бик авыр (1 Тис. 4:3—5, 7, 8). Изге рух безгә дөньяда киң таралган фикер йөртү рәвешенә каршы торырга булыша ала. Андый фикер йөртүгә фәлсәфә һәм Йәһвә күзлегеннән дөрес булмаган карашлар керә. Изге рух ярдәмендә без шулай ук «һәртөрле яхшылык, тәкъвалык» җимешен үстерә алабыз (Эфес. 5:9). Изге рухны, мәсәлән, дога кылып алып була. Гайсә Йәһвә «үзеннән сораучыларга изге рухны... бирәчәк» дип әйткән (Лүк 11:13). Мәсихче очрашуларда Йәһвәне данлаганда да без изге рухны алабыз (Эфес. 5:19, 20). Изге рухның уңай тәэсире ярдәмендә без Аллаһыга яраклы тормыш алып бара алабыз. w24.03 23, абз. 13, 14; 24, абз. 15
Шимбә, 18 октябрь
Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар (Лүк 11:9).
Сезгә тагы да күбрәк сабырлык кирәкме? Кирәк булса, моның турында догада сорагыз. Түземлек — рух җимешенең өлеше (Гәл. 5:22, 23). Шуңа күрә безгә изге рух турында дога кылырга һәм Йәһвәдән аның җимешен үстерер өчен ярдәм сорарга кирәк. Түземлегебез сыналганда, сабыр булып калыр өчен, безгә изге рухны «бертуктаусыз сорарга» кирәк (Лүк 11:13). Шулай ук без Йәһвәдән берәр мәсьәләгә аның күзлегеннән карарга булышсын дип сорый алабыз. Дога кылганнан соң, безгә көннән-көн түземле булыр өчен тырышлыклар куярга кирәк. Сабырлык турында күбрәк дога кылсак һәм бу сыйфатны күрсәтергә тырышсак, ул безнең йөрәгебездә тамыр җәер һәм шәхесебезнең аерылгысыз өлеше булып китәр. Сезгә тагын Изге Язмалардагы мисаллар турында уйлану булышыр. Изге Язмаларда күп кенә сабыр кешеләрнең мисаллары китерелә. Аларның тормышлары турында уйланып, без сабырлык күрсәтергә өйрәнербез. w23.08 22, абз. 10; 23, абз. 11
Якшәмбе, 19 октябрь
Ятьмәләрегезне салыгыз (Лүк 5:4).
Терелтелгәч, Гайсә рәсүл Петергә һәм башка рәсүлләргә могҗизалы рәвештә балык тотарга булышкан һәм, шулай итеп, Йәһвәнең Петерне калдырмаячагына ышандырган (Яхъя 21:4—6). Бу могҗиза Петерне Йәһвә аның материаль ихтыяҗлары турында кайгыртачагына ышандырган. Бәлки, шул чакта Петер Гайсәнең сүзләрен исенә төшергәндер. Гайсә Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгән хезмәтчеләрен Йәһвәнең кайгыртачагы турында әйткән булган (Мат. 6:33). Нәтиҗәдә, Петер тормышын балык тоту эшенә түгел, ә вәгазь эшенә багышлаган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә ул, кыюлык белән вәгазьләп, меңләгән кешегә яхшы хәбәрне кабул итәргә ярдәм иткән (Рәс. 2:14, 37—41). Ул шулай ук самариялеләргә һәм башка халык кешеләренә Мәсихнең шәкертләре булып китәргә булышкан (Рәс. 8:14—17; 10:44—48). Әйе, Йәһвә җыелышка төрле-төрле кешеләрне китерер өчен Петерне кулланган. w23.09 20, абз. 1; 23, абз. 11
Дүшәмбе, 20 октябрь
Әгәр күргән төшемне сөйләп һәм аны юрап бирмәсәгез, сез чабып үтереләчәксез (Дан. 2:5).
Бабыллылар Иерусалимны юк иткәннән соң, якынча ике ел үткәч, Нәбукаднизар патша төшендә зур сын күргән һәм бу төш аны борчуга салган. Ул сараендагы бар акыл ияләренә, шул исәптән Даниялга, бу төшне юрарга кушкан. Ә моны эшли алмасалар, аларны үлем көткән (Дан. 2:3—5). Тоткарланмыйча эш итеп, Даниял патша янына барган һәм «төшне юрау өчен вакыт бирүен сораган» (Дан. 2:16). Даниялның моңа кадәр төшләрне беркайчан да юраганы булмаган, күрәсең. Моны исәпкә алсак, патша янына барыр өчен, аңа зур кыюлык һәм иман кирәк булган. Даниял дусларын «күкләр Аллаһысына бу серне ачып, мәрхәмәт күрсәтүе турында дога кылырга сораган» (Дан. 2:18). Йәһвә бу догаларга җавап биргән. Аның ярдәме белән Даниял Нәбукаднизарның төшен аңлата алган. Нәтиҗәдә, ул үзе һәм аның дуслары исән калган. w23.08 3, абз. 4
Сишәмбе, 21 октябрь
Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр (Мат. 24:13).
Сабыр булуның уңай нәтиҗәләре турында уйланыгыз. Түземле булсак, без бәхетлерәк һәм тынычрак булырбыз. Нәтиҗәдә, безнең эмоциональ һәм физик сәламәтлегебез яхшырак булыр. Башкалар белән сабыр булсак, алар белән мөнәсәбәтләребез яхшы булыр, ә җыелышта бердәмлек хөкем сөрер. Берәрсе безнең ачуыбызны чыгарырга тырышканда, ярсырга ашыкмасак, хәлне тагы да начарайтмабыз (Зәб. 37:8, иск.; Гыйб. сүз. 14:29). Ә иң мөһиме, без Күктәге Атабыздан үрнәк алырбыз һәм аңа якынлашырбыз. Чыннан да, сабырлык — күркәм һәм кыйммәтле сыйфат! Кайвакыт безгә сабыр булу җиңел булмаса да, Йәһвәнең ярдәме белән без бу сыйфатны үстерә алабыз. Һәм яңа дөньяны түземлелек белән көткәндә, шуңа бер дә шикләнмик: «Йәһвәнең күзләре үзен тирән хөрмәт итүчеләрне, тугры мәхәббәтенә өмет баглаучыларны күзәтә» (Зәб. 33:18). Әйдәгез, алга таба да сабырлыкны киемне кигәндәй киик! w23.08 22, абз. 7; 25, абз. 16, 17
Чәршәмбе, 22 октябрь
Иман да, эшләр белән күрсәтелмәсә, үле (Ягък. 2:17).
Ягъкуб, әгәр кеше иманы бар дип әйтсә, моны эшләре белән күрсәтергә тиеш дип язган (Ягък. 2:1—5, 9). Ул шулай ук «киемгә яки көндәлек ризыкка мохтаҗ» кардәшләренә ярдәм итмәгән кешеләр турында язган. Алар иманы бар дип әйтсә дә, эшләре белән моны күрсәтмәгән. Асылда, аларның иманы файдасыз булган (Ягък. 2:14—16). Аннары Ягъкуб иманын эшләре белән күрсәткән Рәхәб мисалын китергән (Ягък. 2:25, 26). Рәхәб Йәһвәнең исраиллеләрне яклаганы турында ишеткән булган (Йош. 2:9—11). Ул Аллаһыга иман иткәнен ике исраилле шымчыны яшереп күрсәткән. Нәтиҗәдә, бу камилсез, исраилле булмаган хатын, Ибраһим кебек, тәкъва дип саналган. Бу мисалдан күренгәнчә, иман эшләр белән күрсәтелергә тиеш. w23.12 5, абз. 12, 13
Пәнҗешәмбе, 23 октябрь
Тамырланыгыз, нык нигездә торыгыз (Эфес. 3:17).
Мәсихчеләр буларак, без Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне өстен-өстен генә өйрәнмибез. Без изге рух ярдәме белән «хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен» тикшерергә телибез (1 Көр. 2:9, 10). Ни өчен шәхси өйрәнүдә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне тагы да ныгытырга булыша алган темаларны карап чыкмаска? Мәсәлән, Йәһвәнең үткәндә яшәгән тугры хезмәтчеләренә ничек ярату күрсәткәне турында укып карагыз. Аннары укыганнарыгыздан Йәһвәнең үзегезне дә яратканын күрергә тырышыгыз. Шулай ук борынгы исраиллеләрнең гыйбадәт кылулары белән безнең гыйбадәт кылуның нинди уртак яклары барлыгын тикшерегез. Я Гайсә җирдә яшәгәндә һәм хезмәт иткәндә, аңарда нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгәнен карап чыгыгыз. Бу я охшаш темаларны «Онлайн-китапханә» ярдәмендә тикшерү сезгә күбрәк шатлык китерер. Андый өйрәнү сезнең иманыгызны ныгытыр һәм «Аллаһы турында белем табарга» булышыр (Гыйб. сүз. 2:4, 5). w23.10 18, абз. 3; 19, абз. 4, 5
Җомга, 24 октябрь
Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз, чөнки ярату күп гөнаһларны каплый (1 Пет. 4:8).
Петер кардәшләрне «нык яратыгыз» дип яза. Ә шигырьнең икенче өлешендә андый ярату «күп гөнаһларны каплый» дип әйтелә. Мондый мисал турында уйланыйк. Искергән өстәлнең таушалган урыннарын каплар өчен, без эскәтер җәябез. Моның ярдәмендә өстәлнең ямьсез урыннары күренми башлый. Нәкъ шулай ук ярату да кардәшләрнең гөнаһларын «каплый». Аларны яратсак, без аларның кимчелекләрен һәм хаталарын кичерә алырбыз. Кардәшләр безгә каршы гөнаһ кылганда, бу кайвакыт кыен булса да, көчле ярату аларны кичерергә дәртләндерсен (Көл. 3:13). Башкаларны кичергәндә, без Йәһвәне сөендерәбез. w23.11 10, абз. 13; 11, абз.14, 15
Шимбә, 25 октябрь
Сәркатип Шафан... патша алдында аны укый башлады (2 Елъ. 34:18).
26 яшендә Йошия патша гыйбадәтханәне төзекләндерә башлаган. Бу эшләр барышында «Йәһвәнең Муса аша бирелгән Канун китабы» табылган. Укылганнарны ишеткәч, патша, язылганнар буенча эш итәр өчен, шунда ук чаралар күргән (2 Елъязма 34:14, 19—21). Син дә Изге Язмаларны регуляр укыйсыңмы? Укысаң, файдасын күрәсеңме? Син үзеңә ярдәм итә алган шигырьләр исемлеге төзисеңме? 39 яшендә Йошия җитди хатасы аркасында гомерен югалткан. Йәһвәдән җитәкчелек эзләр урынына, ул үз-үзенә таянган (2 Елъ. 35:20—25). Монда безнең өчен яхшы сабак бар. Яшебезгә һәм Изге Язмаларны күпме өйрәнүебезгә карамастан, алга таба да Йәһвәне эзлик. Моның өчен безгә регуляр рәвештә догада Йәһвәдән җитәкчелек сорарга, Изге Язмаларны өйрәнергә һәм җитлеккән кардәшләрнең киңәшләрен кабул итәргә кирәк. Шулай эшләсәк, без, мөгаен, җитди хаталар кылмабыз һәм бәхетлерәк тормыш алып барырбыз (Ягък. 1:25). w23.09 12, абз. 15, 16
Якшәмбе, 26 октябрь
Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә (Ягък. 4:6).
Изге Язмаларда Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән күп кенә хатын-кызлар искә алына. Алар «гадәтләрендә тыйнак» һәм «бар яктан тугры булган» (1 Тим. 3:11). Синең җыелышыңда да үрнәк алырлык җитлеккән апа-кардәшләр әз түгелдер. Яшь апа-кардәшебез, син үрнәк алырлык җитлеккән апа-кардәшләрне беләсеңме? Аларның күркәм сыйфатларына игътибар ит һәм үзең бу сыйфатларны ничек чагылдыра алганың турында уйлан. Басынкы булмый торып мәсихче җитлеккәнлеккә ирешеп булмый. Басынкы хатын Йәһвә белән дә, башкалар белән дә яхшы мөнәсәбәтләргә ия була. Мәсәлән, күктәге Атасын яраткан хатын ул урнаштырган башчылык принцибына басынкылык белән буйсына (1 Көр. 11:3). Бу принцип җыелышта да, гаиләдә дә чагылыш таба. w23.12 18, абз. 3; 19, абз. 4, 5
Дүшәмбе, 27 октябрь
Ирләр дә хатыннарын үз тәннәрен яраткандай яратырга тиеш (Эфес. 5:28).
Йәһвә ирләрдән хатыннарын яратуларын һәм аларның физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары турында кайгыртуларын көтә. Фикер йөртү сәләтен үстерү, хатыннарны хөрмәт итү, ышанычлы булу, сиңа яхшы ир һәм гаилә башы булырга ярдәм итәр. Өйләнгәч, синең балаларың туарга мөмкин. Йәһвәдән, яхшы әти булыр өчен, күп нәрсәгә өйрәнеп була (Эфес. 6:4). Ул үз Улы Гайсәгә яратуын һәм хуплавын ачык итеп белдергән (Мат. 3:17). Әти булып китсәң, балаларыңа яратуыңны белдереп тор. Яхшы эшләре өчен, аларны мактарга онытма. Йәһвәдән үрнәк алган әтиләр үз балаларына җитлеккән мәсихчеләр булып китәргә булыша. Син, бу рольне үтәр өчен, инде хәзер ничек әзерләнә аласың? Гаиләдәгеләрең һәм җыелыштагыларың турында кайгырт һәм аларга яратуың белән рәхмәтле булуыңны белдер (Яхъя 15:9). w23.12 28, абз. 17; 29, абз. 18
Сишәмбе, 28 октябрь
[Йәһвә] синең заманыңа тотрыклылык бирер (Ишаг. 33:6).
Без Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булсак та, бар кешеләр очраган авырлыкларга очрыйбыз. Өстәвенә, без Аллаһы халкын нәфрәт итүчеләрнең басымына һәм эзәрлекләүләренә дучар булабыз. Йәһвә безне андый авырлыклардан якламаса да, безгә ярдәм итәргә вәгъдә итә (Ишаг. 41:10). Аның ярдәме белән без хәтта иң авыр вакытларда да шатлык саклый, акыллы карарлар кабул итә һәм Йәһвәгә тугры булып кала алабыз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә безгә «Аллаһы тынычлыгы» бирергә вәгъдә итә (Флп. 4:6, 7). Бу — Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдән килгән, акылыбыздагы һәм йөрәгебездәге тынычлык. Бу тынычлык «һәркайсы акылдан өстенрәк», без күз алдына китерә алганнан күпкә бөегрәк. Сезнең, кайнар дога кылганнан соң, гаҗәеп тынычлык кичергәнегез булдымы? Нәкъ бу хис — «Аллаһы тынычлыгы». w24.01 20, абз. 2; 21, абз. 4
Чәршәмбе, 29 октябрь
Җаным Йәһвәне мактасын, бөтен барлыгым аның изге исемен данласын (Зәб. 103:1).
Йәһвәне яраткан тугры кешеләр чын күңелдән аның исемен данларга тели. Давыт Йәһвәнең исемен мактау аның үзен мактауга тиң икәнен аңлаган. Йәһвәнең исемен ишеткәндә, без аның күркәм сыйфатларын һәм гаҗәеп эшләрен күз алдына китерәбез. Давыт күктәге Атасының исемен изгеләндерергә һәм «бөтен барлыгы» белән аны данларга теләгән. Левилеләр дә Йәһвәне мактаган. Алар басынкылык белән аның изге исемен данлар өчен сүзләре җитеп бетмәгәнен таныган (Ник. 9:5). Һичшиксез, андый басынкы, чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре Йәһвәнең йөрәгенә хуш килгән. w24.02 9, абз. 6
Пәнҗешәмбе, 30 октябрь
Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик (Флп. 3:16).
Максатыгызга ирешә алмасагыз, Йәһвә сезне булдыксыз дип санамаячак, чөнки сәбәп сездә түгел, ә максатыгызның ирешә алмаслык булуында (2 Көр. 8:12). Казанышларыгызны истә тотыгыз. Изге Язмаларда: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне... онытмаячак»,— дип әйтелгән (Евр. 6:10). Безгә дә казанышларыбызны истә тотарга кирәк. Инде ирешкән максатларыгыз турында уйланыгыз: сез Йәһвә белән дуслык үстергәнсездер, кешеләргә аның турында сөйли башлагансыздыр я, бәлки, суга чумдырылу үткәнсездер. Сез элек максатлар куеп аларга ирешкән кебек, хәзер дә максатларыгызга ирешергә тырышыгыз. Без Йәһвәнең ярдәме белән максатыбызга ирешә алабыз. Рухи максатыбызга омтылганда, Йәһвәнең үзебезгә ничек ярдәм иткәнен һәм безне ничек фатихалаганын күреп шатланыйк (2 Көр. 4:7). Бирешмәсәк, без тагы да күбрәк фатихалар урырбыз (Гәл. 6:9). w23.05 31, абз. 16—18
Җомга, 31 октябрь
Ата бит үзе сезне ярата, чөнки сез мине яратасыз һәм Аллаһының вәкиле булып килүемә ышанасыз (Яхъя 16:27).
Йәһвә үз хезмәтчеләренә хуплавын күрсәтергә ярата. Изге Язмаларда Йәһвәнең үз Улына яратуын һәм хуплавын белдергән ике очрак китерелә (Мат. 3:17; 17:5). Ә сез Йәһвәнең үзегезне хуплаганын ишетергә теләр идегезме? Йәһвә бүген безнең белән турыдан-туры түгел, ә Изге Язмалар аша сөйләшә. Без Йәһвәнең тавышын Гайсәнең Инҗилдә әйткән сүзләрен укыганда «ишетәбез». Гайсә — үз Атасының камил чагылышы. Шуңа күрә Гайсәнең үзенең камилсез, әмма тугры шәкертләренә әйткән хуплау сүзләрен укыганда, без аларны Йәһвәнең үзебезгә әйткән сүзләре итеп кабул итә алабыз (Яхъя 15:9, 15). Сынаулар кичерүебез Йәһвәнең хуплавын югалтканыбызны күрсәтми. Андый чакларда без Йәһвәне никадәр нык яратканыбызны һәм аңа таянганыбызны күрсәтә алабыз (Ягък. 1:12). w24.03 28, абз. 10, 11