Дүшәмбе, 20 октябрь
Әгәр күргән төшемне сөйләп һәм аны юрап бирмәсәгез, сез чабып үтереләчәксез (Дан. 2:5).
Бабыллылар Иерусалимны юк иткәннән соң, якынча ике ел үткәч, Нәбукаднизар патша төшендә зур сын күргән һәм бу төш аны борчуга салган. Ул сараендагы бар акыл ияләренә, шул исәптән Даниялга, бу төшне юрарга кушкан. Ә моны эшли алмасалар, аларны үлем көткән (Дан. 2:3—5). Тоткарланмыйча эш итеп, Даниял патша янына барган һәм «төшне юрау өчен вакыт бирүен сораган» (Дан. 2:16). Даниялның моңа кадәр төшләрне беркайчан да юраганы булмаган, күрәсең. Моны исәпкә алсак, патша янына барыр өчен, аңа зур кыюлык һәм иман кирәк булган. Даниял дусларын «күкләр Аллаһысына бу серне ачып, мәрхәмәт күрсәтүе турында дога кылырга сораган» (Дан. 2:18). Йәһвә бу догаларга җавап биргән. Аның ярдәме белән Даниял Нәбукаднизарның төшен аңлата алган. Нәтиҗәдә, ул үзе һәм аның дуслары исән калган. w23.08 3, абз. 4
Сишәмбе, 21 октябрь
Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр (Мат. 24:13).
Сабыр булуның уңай нәтиҗәләре турында уйланыгыз. Түземле булсак, без бәхетлерәк һәм тынычрак булырбыз. Нәтиҗәдә, безнең эмоциональ һәм физик сәламәтлегебез яхшырак булыр. Башкалар белән сабыр булсак, алар белән мөнәсәбәтләребез яхшы булыр, ә җыелышта бердәмлек хөкем сөрер. Берәрсе безнең ачуыбызны чыгарырга тырышканда, ярсырга ашыкмасак, хәлне тагы да начарайтмабыз (Зәб. 37:8, иск.; Гыйб. сүз. 14:29). Ә иң мөһиме, без Күктәге Атабыздан үрнәк алырбыз һәм аңа якынлашырбыз. Чыннан да, сабырлык — күркәм һәм кыйммәтле сыйфат! Кайвакыт безгә сабыр булу җиңел булмаса да, Йәһвәнең ярдәме белән без бу сыйфатны үстерә алабыз. Һәм яңа дөньяны түземлелек белән көткәндә, шуңа бер дә шикләнмик: «Йәһвәнең күзләре үзен тирән хөрмәт итүчеләрне, тугры мәхәббәтенә өмет баглаучыларны күзәтә» (Зәб. 33:18). Әйдәгез, алга таба да сабырлыкны киемне кигәндәй киик! w23.08 22, абз. 7; 25, абз. 16, 17
Чәршәмбе, 22 октябрь
Иман да, эшләр белән күрсәтелмәсә, үле (Ягък. 2:17).
Ягъкуб, әгәр кеше иманы бар дип әйтсә, моны эшләре белән күрсәтергә тиеш дип язган (Ягък. 2:1—5, 9). Ул шулай ук «киемгә яки көндәлек ризыкка мохтаҗ» кардәшләренә ярдәм итмәгән кешеләр турында язган. Алар иманы бар дип әйтсә дә, эшләре белән моны күрсәтмәгән. Асылда, аларның иманы файдасыз булган (Ягък. 2:14—16). Аннары Ягъкуб иманын эшләре белән күрсәткән Рәхәб мисалын китергән (Ягък. 2:25, 26). Рәхәб Йәһвәнең исраиллеләрне яклаганы турында ишеткән булган (Йош. 2:9—11). Ул Аллаһыга иман иткәнен ике исраилле шымчыны яшереп күрсәткән. Нәтиҗәдә, бу камилсез, исраилле булмаган хатын, Ибраһим кебек, тәкъва дип саналган. Бу мисалдан күренгәнчә, иман эшләр белән күрсәтелергә тиеш. w23.12 5, абз. 12, 13