Чәршәмбе, 22 октябрь
Иман да, эшләр белән күрсәтелмәсә, үле (Ягък. 2:17).
Ягъкуб, әгәр кеше иманы бар дип әйтсә, моны эшләре белән күрсәтергә тиеш дип язган (Ягък. 2:1—5, 9). Ул шулай ук «киемгә яки көндәлек ризыкка мохтаҗ» кардәшләренә ярдәм итмәгән кешеләр турында язган. Алар иманы бар дип әйтсә дә, эшләре белән моны күрсәтмәгән. Асылда, аларның иманы файдасыз булган (Ягък. 2:14—16). Аннары Ягъкуб иманын эшләре белән күрсәткән Рәхәб мисалын китергән (Ягък. 2:25, 26). Рәхәб Йәһвәнең исраиллеләрне яклаганы турында ишеткән булган (Йош. 2:9—11). Ул Аллаһыга иман иткәнен ике исраилле шымчыны яшереп күрсәткән. Нәтиҗәдә, бу камилсез, исраилле булмаган хатын, Ибраһим кебек, тәкъва дип саналган. Бу мисалдан күренгәнчә, иман эшләр белән күрсәтелергә тиеш. w23.12 5, абз. 12, 13
Пәнҗешәмбе, 23 октябрь
Тамырланыгыз, нык нигездә торыгыз (Эфес. 3:17).
Мәсихчеләр буларак, без Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне өстен-өстен генә өйрәнмибез. Без изге рух ярдәме белән «хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен» тикшерергә телибез (1 Көр. 2:9, 10). Ни өчен шәхси өйрәнүдә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне тагы да ныгытырга булыша алган темаларны карап чыкмаска? Мәсәлән, Йәһвәнең үткәндә яшәгән тугры хезмәтчеләренә ничек ярату күрсәткәне турында укып карагыз. Аннары укыганнарыгыздан Йәһвәнең үзегезне дә яратканын күрергә тырышыгыз. Шулай ук борынгы исраиллеләрнең гыйбадәт кылулары белән безнең гыйбадәт кылуның нинди уртак яклары барлыгын тикшерегез. Я Гайсә җирдә яшәгәндә һәм хезмәт иткәндә, аңарда нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгәнен карап чыгыгыз. Бу я охшаш темаларны «Онлайн-китапханә» ярдәмендә тикшерү сезгә күбрәк шатлык китерер. Андый өйрәнү сезнең иманыгызны ныгытыр һәм «Аллаһы турында белем табарга» булышыр (Гыйб. сүз. 2:4, 5). w23.10 18, абз. 3; 19, абз. 4, 5
Җомга, 24 октябрь
Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз, чөнки ярату күп гөнаһларны каплый (1 Пет. 4:8).
Петер кардәшләрне «нык яратыгыз» дип яза. Ә шигырьнең икенче өлешендә андый ярату «күп гөнаһларны каплый» дип әйтелә. Мондый мисал турында уйланыйк. Искергән өстәлнең таушалган урыннарын каплар өчен, без эскәтер җәябез. Моның ярдәмендә өстәлнең ямьсез урыннары күренми башлый. Нәкъ шулай ук ярату да кардәшләрнең гөнаһларын «каплый». Аларны яратсак, без аларның кимчелекләрен һәм хаталарын кичерә алырбыз. Кардәшләр безгә каршы гөнаһ кылганда, бу кайвакыт кыен булса да, көчле ярату аларны кичерергә дәртләндерсен (Көл. 3:13). Башкаларны кичергәндә, без Йәһвәне сөендерәбез. w23.11 10, абз. 13; 11, абз.14, 15