Җомга, 24 октябрь
Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз, чөнки ярату күп гөнаһларны каплый (1 Пет. 4:8).
Петер кардәшләрне «нык яратыгыз» дип яза. Ә шигырьнең икенче өлешендә андый ярату «күп гөнаһларны каплый» дип әйтелә. Мондый мисал турында уйланыйк. Искергән өстәлнең таушалган урыннарын каплар өчен, без эскәтер җәябез. Моның ярдәмендә өстәлнең ямьсез урыннары күренми башлый. Нәкъ шулай ук ярату да кардәшләрнең гөнаһларын «каплый». Аларны яратсак, без аларның кимчелекләрен һәм хаталарын кичерә алырбыз. Кардәшләр безгә каршы гөнаһ кылганда, бу кайвакыт кыен булса да, көчле ярату аларны кичерергә дәртләндерсен (Көл. 3:13). Башкаларны кичергәндә, без Йәһвәне сөендерәбез. w23.11 10, абз. 13; 11, абз.14, 15
Шимбә, 25 октябрь
Сәркатип Шафан... патша алдында аны укый башлады (2 Елъ. 34:18).
26 яшендә Йошия патша гыйбадәтханәне төзекләндерә башлаган. Бу эшләр барышында «Йәһвәнең Муса аша бирелгән Канун китабы» табылган. Укылганнарны ишеткәч, патша, язылганнар буенча эш итәр өчен, шунда ук чаралар күргән (2 Елъязма 34:14, 19—21). Син дә Изге Язмаларны регуляр укыйсыңмы? Укысаң, файдасын күрәсеңме? Син үзеңә ярдәм итә алган шигырьләр исемлеге төзисеңме? 39 яшендә Йошия җитди хатасы аркасында гомерен югалткан. Йәһвәдән җитәкчелек эзләр урынына, ул үз-үзенә таянган (2 Елъ. 35:20—25). Монда безнең өчен яхшы сабак бар. Яшебезгә һәм Изге Язмаларны күпме өйрәнүебезгә карамастан, алга таба да Йәһвәне эзлик. Моның өчен безгә регуляр рәвештә догада Йәһвәдән җитәкчелек сорарга, Изге Язмаларны өйрәнергә һәм җитлеккән кардәшләрнең киңәшләрен кабул итәргә кирәк. Шулай эшләсәк, без, мөгаен, җитди хаталар кылмабыз һәм бәхетлерәк тормыш алып барырбыз (Ягък. 1:25). w23.09 12, абз. 15, 16
Якшәмбе, 26 октябрь
Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә (Ягък. 4:6).
Изге Язмаларда Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән күп кенә хатын-кызлар искә алына. Алар «гадәтләрендә тыйнак» һәм «бар яктан тугры булган» (1 Тим. 3:11). Синең җыелышыңда да үрнәк алырлык җитлеккән апа-кардәшләр әз түгелдер. Яшь апа-кардәшебез, син үрнәк алырлык җитлеккән апа-кардәшләрне беләсеңме? Аларның күркәм сыйфатларына игътибар ит һәм үзең бу сыйфатларны ничек чагылдыра алганың турында уйлан. Басынкы булмый торып мәсихче җитлеккәнлеккә ирешеп булмый. Басынкы хатын Йәһвә белән дә, башкалар белән дә яхшы мөнәсәбәтләргә ия була. Мәсәлән, күктәге Атасын яраткан хатын ул урнаштырган башчылык принцибына басынкылык белән буйсына (1 Көр. 11:3). Бу принцип җыелышта да, гаиләдә дә чагылыш таба. w23.12 18, абз. 3; 19, абз. 4, 5