Сишәмбе, 28 октябрь
[Йәһвә] синең заманыңа тотрыклылык бирер (Ишаг. 33:6).
Без Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булсак та, бар кешеләр очраган авырлыкларга очрыйбыз. Өстәвенә, без Аллаһы халкын нәфрәт итүчеләрнең басымына һәм эзәрлекләүләренә дучар булабыз. Йәһвә безне андый авырлыклардан якламаса да, безгә ярдәм итәргә вәгъдә итә (Ишаг. 41:10). Аның ярдәме белән без хәтта иң авыр вакытларда да шатлык саклый, акыллы карарлар кабул итә һәм Йәһвәгә тугры булып кала алабыз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә безгә «Аллаһы тынычлыгы» бирергә вәгъдә итә (Флп. 4:6, 7). Бу — Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдән килгән, акылыбыздагы һәм йөрәгебездәге тынычлык. Бу тынычлык «һәркайсы акылдан өстенрәк», без күз алдына китерә алганнан күпкә бөегрәк. Сезнең, кайнар дога кылганнан соң, гаҗәеп тынычлык кичергәнегез булдымы? Нәкъ бу хис — «Аллаһы тынычлыгы». w24.01 20, абз. 2; 21, абз. 4
Чәршәмбе, 29 октябрь
Җаным Йәһвәне мактасын, бөтен барлыгым аның изге исемен данласын (Зәб. 103:1).
Йәһвәне яраткан тугры кешеләр чын күңелдән аның исемен данларга тели. Давыт Йәһвәнең исемен мактау аның үзен мактауга тиң икәнен аңлаган. Йәһвәнең исемен ишеткәндә, без аның күркәм сыйфатларын һәм гаҗәеп эшләрен күз алдына китерәбез. Давыт күктәге Атасының исемен изгеләндерергә һәм «бөтен барлыгы» белән аны данларга теләгән. Левилеләр дә Йәһвәне мактаган. Алар басынкылык белән аның изге исемен данлар өчен сүзләре җитеп бетмәгәнен таныган (Ник. 9:5). Һичшиксез, андый басынкы, чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре Йәһвәнең йөрәгенә хуш килгән. w24.02 9, абз. 6
Пәнҗешәмбе, 30 октябрь
Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик (Флп. 3:16).
Максатыгызга ирешә алмасагыз, Йәһвә сезне булдыксыз дип санамаячак, чөнки сәбәп сездә түгел, ә максатыгызның ирешә алмаслык булуында (2 Көр. 8:12). Казанышларыгызны истә тотыгыз. Изге Язмаларда: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне... онытмаячак»,— дип әйтелгән (Евр. 6:10). Безгә дә казанышларыбызны истә тотарга кирәк. Инде ирешкән максатларыгыз турында уйланыгыз: сез Йәһвә белән дуслык үстергәнсездер, кешеләргә аның турында сөйли башлагансыздыр я, бәлки, суга чумдырылу үткәнсездер. Сез элек максатлар куеп аларга ирешкән кебек, хәзер дә максатларыгызга ирешергә тырышыгыз. Без Йәһвәнең ярдәме белән максатыбызга ирешә алабыз. Рухи максатыбызга омтылганда, Йәһвәнең үзебезгә ничек ярдәм иткәнен һәм безне ничек фатихалаганын күреп шатланыйк (2 Көр. 4:7). Бирешмәсәк, без тагы да күбрәк фатихалар урырбыз (Гәл. 6:9). w23.05 31, абз. 16—18