Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Вәгазьче 4
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Вәгазьче эчтәлек

      • Җәбер-золым үлемнән дә начаррак (1—3)

      • Хезмәткә акыллы караш (4—6)

      • Дусның кыйммәтлеге (7—12)

        • Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак (9)

      • Идарәченең тормышы буш булырга мөмкин (13—16)

Вәгазьче 4:1

Кисешкән урыннар

  • +Зб 69:20; 142:4

Вәгазьче 4:2

Кисешкән урыннар

  • +Әп 3:17; Вг 2:17

Вәгазьче 4:3

Кисешкән урыннар

  • +Ир 20:18
  • +Вг 1:14

Вәгазьче 4:4

Искәрмәләр

  • *

    Яки «тырышып эшләргә».

Кисешкән урыннар

  • +Гл 5:26

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.11.2006, 14 б.

Вәгазьче 4:5

Кисешкән урыннар

  • +Гс 6:10, 11; 20:4

Вәгазьче 4:6

Кисешкән урыннар

  • +Зб 37:16; Гс 15:16; 16:8; 17:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Уяныгыз!»,

    № 1 2020 10 б.

    2/2014, 8 б.

Вәгазьче 4:8

Кисешкән урыннар

  • +Гс 27:20; Вг 5:10
  • +Зб 39:6; Лк 12:18–20
  • +Вг 2:22, 23

Вәгазьче 4:9

Искәрмәләр

  • *

    Яки «зуррак файда».

Кисешкән урыннар

  • +Яр 2:18; Гс 27:17

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 42 дәрес

Вәгазьче 4:12

Искәрмәләр

  • *

    Яки «җиңел».

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Аллаһы мәхәббәте», 111, 112 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.10.2009, 18 б.

    15.12.2008, 30 б.

Вәгазьче 4:13

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 22:8; 2Ел 25:15, 16
  • +Гс 19:1; 28:6, 16

Вәгазьче 4:14

Искәрмәләр

  • *

    Күрәсең, зирәк егет турында сүз бара.

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 7:8; Әп 5:11
  • +Яр 41:14, 40

Вәгазьче 4:15

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.11.2006, 14 б.

Вәгазьче 4:16

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 20:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.11.2006, 14 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Вәг. 4:1Зб 69:20; 142:4
Вәг. 4:2Әп 3:17; Вг 2:17
Вәг. 4:3Ир 20:18
Вәг. 4:3Вг 1:14
Вәг. 4:4Гл 5:26
Вәг. 4:5Гс 6:10, 11; 20:4
Вәг. 4:6Зб 37:16; Гс 15:16; 16:8; 17:1
Вәг. 4:8Гс 27:20; Вг 5:10
Вәг. 4:8Зб 39:6; Лк 12:18–20
Вәг. 4:8Вг 2:22, 23
Вәг. 4:9Яр 2:18; Гс 27:17
Вәг. 4:131Пат 22:8; 2Ел 25:15, 16
Вәг. 4:13Гс 19:1; 28:6, 16
Вәг. 4:142Иш 7:8; Әп 5:11
Вәг. 4:14Яр 41:14, 40
Вәг. 4:162Иш 20:1
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Вәгазьче 4:1–16

Вәгазьче

4 Мин кояш астындагы бөтен җәбер-золымга кабат игътибар иттем һәм җәберләнгәннәрнең күз яшьләрен күрдем, аларны юатучы кеше юк иде.+ Җәберләүчеләре хакимлеккә ия иде, һәм аларны юатучы булмады. 2 Шунда мин үле кешегә терегә караганда яхшырак дип уйлап куйдым.+ 3 Ләкин әле тумаган+ һәм кояш астындагы кайгы-хәсрәтне күрмәгән+ кешегә аларның икесенә караганда да яхшырак.

4 Мин шуны күрдем: бер-берсен уздырырга теләк кешеләрне күп тырышлыклар куярга* һәм хезмәтләрендә оста булырга этәрә.+ Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.

5 Акылсыз кеше кул кушырып утыра, ә аның тәне хәлсезләнә.+

6 Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак.+

7 Мин кояш астында булган тагын бер буш нәрсәгә игътибар иттем: 8 бер ялгызы гына яшәүче бер кеше бар. Аның дуслары да, уллары да, бертуганнары да юк, ләкин ул армый-талмый эшли дә эшли. Аның күзләре байлыкка туя алмый.+ Ә ул үзеннән: «Җанымны рәхәтлектән мәхрүм итеп, кем өчен шулай тырышып эшлим соң?» — дип сорыймы икән?+ Бу да буш һәм аяныч нәрсә.+

9 Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак,+ чөнки алар үз эшләре өчен әҗерен* ала. 10 Берсе егылса, икенчесе иптәшенә торырга булышыр. Әмма торгызырлык кешесе булмый торып егылса, ни эшләр?

11 Ике кеше бергә ятса, аларга җылы булыр. Ә ялгыз кеше ничек җылына алсын? 12 Берәү ялгыз кешене җиңә алса да, икәү аңа каршы тора алыр. Өч катлы бауны тиз* генә өзеп булмый.

13 Карт, әмма акылсыз һәм кисәтүгә инде колак салмаучы патшага+ караганда ярлы, әмма зирәк егет яхшырак.+ 14 Чөнки ул* тегенең патшалыгында ярлы булып туган булса да,+ төрмәдән патша булыр өчен чыкты.+ 15 Мин кояш астында йөрүче бөтен тере кешеләрне күзәттем һәм патша урынына килгән яшь варис белән нәрсә булганына игътибар иттем. 16 Аның ярдәмчеләре күп булса да, соңрак килгән кешеләр аңардан канәгать булмас.+ Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу