Хакимнәр
1 Йошуа́ үлгәннән соң+ исраиллеләр Йәһвәдән: «Кайсыбыз беренче булып кәнганлыларга каршы сугышырга барсын?» — дип сорады.+ 2 Йәһвә: «Яһүд кабиләсе барсын!+ Менә мин җирне алар кулына бирәм»*,— дип җавап бирде. 3 Шунда Яһүд үз абыйсы Шимонга: «Әйдә минем белән миңа билгеләнгән җиргә барып,+ кәнганлыларга каршы сугышыйк. Аннары мин синең билгеләнгән җиреңә сиңа ярдәмгә килермен»,— диде. Шунда Шимо́н аның белән китте.
4 Яһүд кабиләсе сугышка киткәч, Йәһвә кәнганлыларны һәм пәризлеләрне аларның кулына бирде,+ һәм алар Бәзектә 10 000 кешене юк итте. 5 Алар Бәзектә Адонибәзе́к белән очрашып, шунда аның белән сугышты һәм кәнганлылар+ белән пәризлеләрне+ җиңде. 6 Адонибәзек качкач, алар аны куа китте һәм аны тотып алып, кул-аякларының баш бармакларын чабып өзде. 7 Шунда Адонибәзек болай диде: «Кул-аякларының баш бармаклары чабып алынган 70 патша минем өстәл астында ризык чүпли. Үзем ничек эшләгән булсам, Аллаһы миңа нәкъ шулай кайтарды». Шуннан соң аны Иерусалимга китерделәр,+ һәм ул шунда үлде.
8 Моннан тыш, Яһүд кешеләре Иерусалимга+ каршы сугышып, аны яулап алды. Алар аны кылычтан кичерде һәм шәһәрне яндырды. 9 Аннары Яһүд кешеләре таулы җирдә, Нәгебтә һәм Шәфелдә яшәгән кәнганлыларга каршы сугышырга төште.+ 10 Һәм Яһүд Хебрунда (Хебру́н элек Кырья́т-арба́ дип атала иде) яшәгән кәнганлыларга каршы чыкты һәм Шишә́й, Ахима́н һәм Талмайны юк итте.+
11 Алар аннан Дәбирдә яшәүчеләргә каршы сугышырга китте.+ (Дәби́р элек Кырьят-сефе́р дип атала иде.)+ 12 Шунда Кәле́б:+ «Кырьят-сеферне җиңеп, аны басып алган кешегә мин кызым Әхсәне хатынлыкка бирәм»,— диде.+ 13 Аны Кәлебнең энесе Кына́з+ улы Өтнәи́л+ яулап алды. Шуңа күрә ул кызы Әхсәне аңа хатынлыкка бирде. 14 Иренең өенә киткәндә, Әхсә́ үз ирен атасыннан кыр сорарга өндәде. Аннары Әхсә ишәгеннән төште,* һәм Кәлеб аңардан: «Син нәрсә телисең?» — дип сорады. 15 Ул: «Миңа фатихаңны бирче. Син миңа көньякта* җир бирдең, миңа шулай ук Гөлләтмаимны* да бир»,— диде. Шулай итеп Кәлеб аңа Түбән Гөлләтне һәм Югары Гөлләтне бирде.
16 Муса каенатасының+ — кәйниленең токымнары+ Яһүд халкы белән финик пальмалары шәһәреннән+ Яһүд чүленә, Арадның+ көньягына килде. Алар анда барып, халык арасында яши башлады.+ 17 Ә Яһүд үз абыйсы Шимон белән китте, һәм алар кәнганлылар яшәгән Зефатка һөҗүм итеп, аны юк итте.+ Шуңа күрә алар шәһәрне Хорма́*+ дип атады. 18 Аннары Яһүд Га́за+ белән аның җирен, Ашкело́н+ белән аның җирен һәм Әкру́н+ белән аның җирен яулап алды. 19 Йәһвә Яһүд белән булды, һәм алар таулы җирне биләп алды, ләкин алар тигезлектә яшәүчеләрне куып чыгара алмады, чөнки тегеләрнең тимер чалгылы хәрби арбалары+ бар иде. 20 Алар Кәлебкә, Муса вәгъдә иткәнчә,+ Хебрунны бирде, һәм ул аннан Анакның өч улын куып чыгарды.+
21 Ләкин биньяминлылар Иерусалимда яшәгән йәвүслеләрне куып чыгармады, шуңа күрә йәвүслеләр биньяминлылар белән Иерусалимда бүгенгә кадәр яши.+
22 Ул арада Йосыф йорты+ Бәйтелгә каршы чыкты, һәм Йәһвә алар белән булды.+ 23 Йосыф йорты Бәйтелне күзәтә башлады (элек бу шәһәр Луз дип атала иде),+ 24 һәм күзәтүчеләр шәһәрдән чыккан кешене күреп алды. Алар аңа: «Безгә шәһәргә керү юлын күрсәтче, һәм без дә сиңа игелек* күрсәтербез»,— диде. 25 Шунда ул кеше аларга шәһәргә керү юлын күрсәтте, һәм алар шәһәрне кылычтан кичерделәр, ә ул кешене бөтен гаиләсе белән чыгарып җибәрделәр.+ 26 Ул кеше хитлеләр җиренә китеп, шунда шәһәр төзеде һәм аны Луз дип атады. Ул бүгенгә кадәр шулай атала.
27 Манашше́ Бәйтшеа́н белән Таганакны+ һәм аларга бәйле* шәһәрләрне, шулай ук халыклары һәм бәйле шәһәрләре белән бергә Дорны, Иблиямне һәм Мегиддоны биләп алмады.+ Кәнганлылар ул җирдә яшәүләрен дәвам итте. 28 Исраи́л көчәеп киткәч, алар кәнганлыларны мәҗбүри хезмәткә тартты,+ ләкин тулысынча куып чыгармады.+
29 Ифраи́м да Газәрдә яшәгән кәнганлыларны куып чыгармады. Кәнганлылар Газәрдә алар арасында яшәвен дәвам итте.+
30 Зәбулу́н Китрунда һәм Нәһәләлдә+ яшәүчеләрне куып чыгармады. Кәнганлылар мәҗбүри хезмәт башкарып, алар арасында яшәвен дәвам итте.+
31 Әши́р Аккода яшәүчеләрне һәм Сидо́н,+ Ахла́б, Акзи́б,+ Хелба́, Афи́к+ һәм Рәхубта+ яшәүчеләрне куып чыгармады. 32 Шуңа күрә әширлеләр шул җирдә яшәүче кәнганлылар арасында яшәвен дәвам итте, чөнки аларны куып чыгармады.
33 Нәфтәли́ Бәйтшеме́ш һәм Бәйтанатта+ яшәүчеләрне куып чыгармады, ә шул җирдә яшәүче кәнганлылар арасында яшәвен дәвам итте.+ Бәйтшемеш һәм Бәйтанатта яшәүчеләр аларга мәҗбүри хезмәт итте.
34 Данлыларны исә аморлылар таулы җиргә кысрыклады, аларны тигезлеккә төшермәде.+ 35 Шуңа күрә аморлылар Һәри́ш тавында, Айало́н+ һәм Шагалбимда+ яши бирде. Ләкин Йосыф йортының көче арткач, аморлылар авыр хезмәткә тартылды. 36 Аморлылар җиренең чиге Акрабби́м битләвеннән+ һәм Силәдән өскә барды.