Беренче Патшалар
1 Давыт патша, картаеп,+ олы яшькә җитте. Аңа юрган япсалар да, ул җылына алмый иде. 2 Шунда хезмәтчеләре аңа болай диде: «Хуҗабыз патшага берәр гыйффәтле кыз эзләп тапсыннар. Ул сине карап, синең турында кайгыртыр; куеныңа кереп ятар да, хуҗабыз патшага җылы булыр». 3 Алар бөтен Исраи́л җире буйлап чибәр кыз эзләргә киттеләр һәм шунамлы+ Абишәне+ табып, патша янына китерделәр. 4 Кыз искиткеч гүзәл иде. Ул патшаны карап, аның турында кайгырта башлады. Әмма патша аның белән якынлык кылмады.
5 Ул арада Һаҗифә́ улы Адания́:+ «Мин патша булам!» — диеп, үз-үзен югары куя башлады. Аның үзе өчен ясалган арбасы, җайдаклары һәм 50 сакчысы* бар иде.+ 6 Әмма атасы беркайчан да аңа каршы сүз әйтмәде* һәм: «Ник алай эшлисең?» — димәде. Адания Әбессәламнән соң туган иде, һәм ул да төскә-биткә бик чибәр егет иде. 7 Ул Сәруя́ улы Йоһа́б һәм Әбьятә́р+ рухани белән сүз куешты, һәм алар Аданиягә булышлык һәм ярдәм күрсәтеп торды.+ 8 Ләкин Сады́йк+ рухани, Йода́й улы Бина́й,+ Ната́н+ пәйгамбәр, Шимгы́й,+ Рия́ һәм Давытның гайрәтле сугышчылары+ Аданиягә булышлык күрсәтмәде.
9 Бервакыт Адания Эн-раги́л янындагы Зөһәлә́т ташы янында сарыклар, эре мал һәм көр хайваннарны корбан итеп китерергә+ булды һәм үзенең абый-энеләрен — патша угылларын һәм шулай ук патшага хезмәт иткән Яһүд кешеләрен чакырды. 10 Ә Натан пәйгамбәрне, Бинайны, Давытның гайрәтле сугышчыларын һәм энесе Сөләйманны чакырмады. 11 Шунда Натан+ Сөләйманның әнисе+ Битсәбиягә+ болай диде: «Һаҗифә улы Аданиянең+ патша булып киткәнен ишеттеңме? Хуҗабыз Давыт исә бу хакта бернәрсә дә белми. 12 Кил әле, сиңа бер киңәш бирәсем килә. Үзеңнең дә, улың Сөләйманның да җанын саклап калыр өчен,+ 13 Давыт патша янына барып, аңа әйт: „Хуҗам патша, син үз хезмәтчеңә: „Улың Сөләйман миннән соң патша булачак, минем тәхетемә ул утырачак“,— дип ант иткән идең түгелме соң?+ Ни өчен соң, алайса, Адания патша булып китте?“ 14 Син патша белән сөйләшеп торган арада, мин килеп керермен дә сүзләреңә кушылырмын».
15 Шунда Битсәбия́, патша янына барып, аның йокы бүлмәсенә керде. Патша бик карт иде, һәм аны шунамлы Абишә́+ карый иде. 16 Шулчак Битсәбия, патша алдында тез чүгеп, йөзтүбән капланды. Патша аңардан: «Нинди үтенечең бар?» — дип сорады. 17 Ул аңа болай дип җавап бирде: «Хуҗам, син үз хезмәтчеңә: „Улың Сөләйман миннән соң патша булачак һәм минем тәхетемә ул утырачак“,— диеп, Йәһвә Аллаһың белән ант иткән идең.+ 18 Әмма хәзер Адания патша булып китте, ә хуҗам патша бу хакта бернәрсә дә белми.+ 19 Ул күп итеп үгезләр, көр хайваннар һәм сарыкларны корбанга китерде, шулай ук патшаның бөтен улларын, Әбьятәр руханины һәм гаскәр башлыгы Йоһабны чакырды,+ ә хезмәтчең Сөләйманны чакырмады.+ 20 Һәм хәзер, хуҗам патша, бөтен исраиллеләрнең күзләре сиңа төбәлгән. Аларның хуҗам патшадан соң тәхеткә кем утырачагын беләсе килә. 21 Юкса, хуҗам патша ата-бабаларына кушылгач, мине дә, улым Сөләйманны да хыянәтчеләр дип уйлый башлаячаклар».
22 Битсәбия патша белән сөйләшеп торган арада, Натан пәйгамбәр килде.+ 23 Патшага шунда ук: «Натан пәйгамбәр килде!» — дип хәбәр иттеләр. Натан, патша янына кереп, аның алдында йөзтүбән капланды. 24 Натан болай диде: «Хуҗам патша, син: „Миннән соң Адания патша булачак һәм минем тәхетемә ул утырачак“,— дип әйткән идеңмени?+ 25 Бүген ул күп итеп үгезләр, көр хайваннар һәм сарыкларны корбанга китерергә китте;+ ул патшаның бөтен улларын, гаскәр башлыкларын һәм Әбьятәр руханины чакырды.+ Алар хәзер анда: „Адания патша яшәсен!“ — диеп, аның белән ашап-эчеп ята. 26 Әмма ул мине дә, синең хезмәтчеңне, шулай ук Садыйк руханины да, Йодай улы Бинайны+ да һәм хезмәтчең Сөләйманны да чакырмады. 27 Әллә хуҗам патша, үзеннән соң тәхеткә кем утырачагын үз хезмәтчесенә әйтмичә, моңа үз ризалыгын бирдеме?»
28 Давыт патша: «Битсәбия яныма керсен әле»,— диде. Ул керде дә, патша алдына басты. 29 Шунда патша аңа ант бирде: «Мине бөтен кайгы-хәсрәтләрдән йолып алган Йәһвә белән ант итәм:+ 30 мин сиңа: „Улың Сөләйман миннән соң патша булачак һәм минем урыныма тәхеткә ул утырачак!“ — дип, Исраил Аллаһысы Йәһвә белән ант итеп әйткән идем һәм бүген мин нәкъ шулай эшләячәкмен дә». 31 Шунда Битсәбия: «Хуҗам патша Давыт мәңге яшәсен!» — диеп, патша алдында тез чүгеп, йөзтүбән капланды.
32 Давыт патша шунда ук: «Яныма Садыйк руханины, Натан пәйгамбәрне һәм Йодай улы Бинайны+ чакырыгыз»+,— дип боерды. Алар патша алдына килгәч, 33 ул аларга әйтте: «Хуҗагызның хезмәтчеләрен алып һәм улым Сөләйманны качырга утыртып,+ Гихонга+ алып барыгыз. 34 Садыйк рухани белән Натан пәйгамбәр аны Исраил өстеннән патша итеп майласын;+ мөгез кычкыртып: „Сөләйман патша яшәсен!“+ — дип игълан итегез. 35 Аннары аның белән кире кайтыгыз. Ул, килеп, тәхетемә утырыр һәм минем урыныма патша булыр. Мин аны Исраил һәм Яһүд өстеннән җитәкче итеп билгеләрмен». 36 Шулчак Йодай улы Бинай патшага болай диде: «Амин! Хуҗам патшаның Аллаһысы Йәһвә моны гамәлгә ашырсын. 37 Йәһвә хуҗам патша белән булган кебек, Сөләйман белән дә булсын+ һәм аның тәхетен хуҗам патша Давытның тәхетеннән бөегрәк итсен».+
38 Шунда Садыйк рухани, Натан пәйгамбәр, Йодай улы Бинай+ һәм керетлеләр белән фәләслеләр,+ китеп, Сөләйманны Давыт патшаның качырына утырттылар+ да Гихонга+ алып килделәр. 39 Садыйк рухани, чатырдан+ май+ салынган мөгезне алып, Сөләйманны майлады.+ Аннары алар мөгез кычкыртты, һәм бөтен халык: «Сөләйман патша яшәсен!» — дип кычкыра башлады. 40 Шуннан соң бөтен халык флейта уйнап, шатлана-шатлана Сөләйманга ияреп китте, аларның тавышыннан җир ярылыр дәрәҗәгә җитте.+
41 Адания һәм чакырылган кешеләрнең барысы да, ашап-эчеп туйганнан соң,+ шау-гөр иткән тавыш ишетте. Мөгез быргы яңгыраганын ишеткәч, Йоһаб: «Ник шәһәрдән шау-шу тавышы килә?» — диде. 42 Ул сөйләп торган арада Әбьятәр руханиның улы Йонафан+ килде. Шунда Адания аңа: «Әйдә, уз. Син яхшы* кеше. Яхшы хәбәр белән килүеңдер»,— дип әйтте. 43 Әмма Йонафан болай дип җаваплады: «Юк! Хуҗабыз Давыт патша Сөләйманны патша итеп куйды. 44 Патша аның белән Садыйк руханины, Натан пәйгамбәрне, Йодай улы Бинайны һәм керетлеләр белән фәләслеләрне җибәрде, һәм алар аны патша качырына утыртып алып киттеләр.+ 45 Аннары Садыйк рухани белән Натан пәйгамбәр Гихонда аны патша итеп майладылар. Шуннан алар шатлана-шатлана кайттылар, һәм бөтен шәһәр шау-шу килде. Сез ишеткән тавыш шул иде. 46 Өстәвенә, Сөләйман инде патша тәхетенә утырды. 47 Алай гына да түгел, патшаның хезмәтчеләре хуҗабыз Давыт патшаны тәбрикләргә килделәр һәм: „Аллаһың Сөләйманның исемен синең исемеңнән данлыклырак һәм аның тәхетен синең тәхетеңнән бөегрәк итсен!“ — диделәр. Шулчак патша үз ятагында утырган килеш баш иде. 48 Патша шулай ук: „Исраил Аллаһысы Йәһвә макталсын, чөнки ул бүген минем улымны тәхеткә утыртты һәм миңа моны күрергә насыйп итте!“ — диде».
49 Шунда Адания чакырган кешеләрнең барысы да куркудан тетрәнеп китте, һәм һәрберсе үз юлы белән китеп барды. 50 Сөләйман турында ишеткәч, Адания үзе дә куркуга төште. Ул китте дә, мәзбәх* янына килеп, аның мөгезләренә ябышты.+ 51 Сөләйманга: «Менә, Адания Сөләйман патшадан куркып, мәзбәх мөгезләренә килеп тотынган,— диделәр.— Ул: „Башта Сөләйман патша үз хезмәтчесен кылыч белән үтермәячәкмен дип ант итсен“,— дип әйтә». 52 Моңа Сөләйман: «Ул үзен лаеклы тотса, аның башыннан бер генә чәч бөртеге дә төшмәячәк, ә эчендә яманлык булса,+ ул үләчәк»,— диде. 53 Сөләйман патша, мәзбәх янына кешеләр җибәреп, Аданияне шуннан чакыртып алды. Ул, килеп, Сөләйман патша алдында сәҗдә кылгач, Сөләйман аңа: «Бар, өеңә кайт»,— диде.