Икенче Патшалар
4 Пәйгамбәрләр улларының*+ хатыннарыннан берәү Илиша́ янына килеп: «Синең хезмәтчең — минем ирем үлеп китте. Син аның Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгәнен+ беләсең, ә хәзер бурыччы килеп, ике баламны да кол итмәкче була»,— дип елый башлады. 2 Илиша аңардан: «Синең өчен нәрсә эшлим? Әйтче, өеңдә нәрсә бар?» — дип сорады. «Хезмәтчеңнең өендә бер чүлмәк* майдан башка бүтән бер нәрсә дә юк»+,— дип җавап бирде тегесе. 3 Илиша аңа болай диде: «Урамга чык та бөтен күршеләреңнән савытлар, буш савытлар сора. Мөмкин кадәр күбрәк савыт җый. 4 Аннары улларың белән бергә өйгә кереп, артыңнан ишегеңне яп. Бөтен шул савытларны май белән тутыр һәм тулы савытларны читкә куеп бар». 5 Шуннан ул Илиша яныннан китеп барды.
Хатын үз уллары белән бергә өйгә кереп, артыннан ишекне япкач, алар әниләренә савытларны биреп торды, ә ул аларны май белән тутырып барды.+ 6 Савытлар тулгач, ул бер улына: «Тагын бер савыт бир әле»+,— диде. Ләкин тегесе аңа: «Савытлар бетте»,— дип җаваплады. Шунда май акмый башлады.+ 7 Аннары ул Аллаһы кешесе янына барып, аңа бу хакта сөйләп бирде. Тегесе аңа: «Бар, майны сат та бурычларыңны кайтар, ә калганы үзеңә һәм улларыңа яшәр өчен булыр»,— диде.
8 Бер көнне Илиша Шунамга+ китте. Анда бер күренекле хатын яши иде. Ул аны үзенә кереп, ашап чыгарга күндерде.+ Шул җирдән үткән саен, Илиша аның өенә кереп, ашап чыга иде. 9 Бермәл ул үз иренә болай диде: «Карале, безгә теге кеше килеп йөри бит әле. Ул Аллаһының изге кешесе. 10 Әйдә, аңа өй түбәсендә бер кечкенә бүлмә әзерләп бирик.+ Анда ятак, өстәл, урындык һәм шәмдәл куйыйк. Безгә килгәндә, ул шунда туктала алыр».+
11 Бер көнне, алар янына килгәч, Илиша өй түбәсендәге бүлмәгә кереп ятты. 12 Аннары ул хезмәтчесе Гыйзигә:+ «Шуна́м+ хатынын чакыр әле»,— диде. Тегесе аны чакыргач, хатын килде. 13 Илиша Гыйзигә болай диде: «Аңа әйтче: „Син безнең хакка күп мәшәкатьләр күрәсең.+ Синең өчен нәрсә эшләргә?+ Бәлки, синең турында патша я гаскәр башлыгы белән сөйләшеп алыргадыр?“»+ Ләкин тегесе: «Юк, барысы да әйбәт, мин үз халкым арасында имин генә яшәп ятам»,— дип җавап бирде. 14 Шунда ул: «Аның өчен нәрсә эшләп була икән?» — дип сорады. Моңа Гыйзи́: «Ә-ә, аның бит улы юк,+ җитмәсә, ире дә карт»,— диде. 15 Ул шунда ук: «Чакыр әле аны»,— диде. Тегесе чакыргач, хатын ишек төбенә килеп басты. 16 Ул аңа: «Киләсе елны шушы вакытта синең кулыңда улың булыр»+,— дип әйтте. Тегесе исә: «Хуҗам, син бит Аллаһы кешесе. Ялганлама инде хезмәтчеңә»,— диде.
17 Шулай да хатын, Илиша әйткәнчә, балага узып, киләсе елны нәкъ шул вакытта угыл тапты. 18 Бала үсә төште һәм бер көнне уракчылар белән йөргән атасы янына китте. 19 Ул үз әтисенә: «Башым, башым авырта!» — дия башлады. Шунда әтисе хезмәтчегә: «Аны әнисенә алып бар»,— диде. 20 Һәм хезмәтче аны әнисенә алып кайтты. Малай төшкә кадәр әнисенең тезләрендә утырды һәм аннары үлеп китте.+ 21 Шуннан соң әнисе аны өске бүлмәгә алып менеп, Аллаһы кешесенең ятагына салды+ һәм ишекне ябып чыгып китте. 22 Аннары ул ирен чакырып, аңа: «Миңа бер хезмәтчеңне һәм ишәк җибәрче. Аллаһы кешесе янына тиз генә барып кайтасы иде»,— диде. 23 Ире исә аңа: «Ник аның белән бүген күрешмәкче буласың? Бүген яңа ай+ көне дә, Шимбә көне дә түгел ич»,— диде. Әмма тегесе: «Минем турында борчылма»,— дип әйтте. 24 Һәм ишәкне иярләп, хезмәтчесенә: «Тизрәк алып бар. Мин әйтмичә, туктама»,— диде.
25 Ул Карми́л тавына Аллаһы кешесе янына китте. Аны ерактан күрү белән Аллаһы кешесе үз хезмәтчесе Гыйзигә болай диде: «Кара, Шунам хатыны килә. 26 Аның каршысына йөгереп бар да аңардан сора: „Хәлләрең ничек? Ирең, балаң ничек яшәп ята?“» Хатын аңа: «Барысы да әйбәт»,— диде. 27 Тау янына Аллаһы кешесенә килгәч, ул аның аякларына сарылды.+ Гыйзи аны этеп җибәрмәкче иде, ләкин Аллаһы кешесе: «Тимә аңа. Аның җаны ачы кайгы белән тулы, ә Йәһвә моны миннән яшереп, миңа берни дә әйтмәде»,— диде. 28 Шунда хатын әйтте: «Мин бит синнән угыл сорамадым. „Мине юкка гына өметләндермә“,— дигән идем ич».+
29 Тегесе шунда ук Гыйзигә: «Киемеңнең итәген билеңә кыстыр да,+ таягымны алып, юлга чык. Берәрсен очратсаң, аның белән исәнләшмә.* Кем дә булса синең белән исәнләшсә, аңа дәшмә. Барып, таягымны малайның битенә куй»,— диде. 30 Моңа малайның әнисе: «Йәһвә белән һәм җаның белән ант итәм: мин синсез кайтмыйм»,— дип әйтте.+ Шунда ул торып, аның белән бергә китте. 31 Гыйзи алардан алдарак китеп, таякны малайның битенә куйды, әмма өн дә чыкмады, җавап та булмады.+ Ул чыкты да Илиша каршысына китте һәм аңа: «Малай уянмады»,— диде.
32 Илиша йортка кергәндә, үлгән малай аның ятагында ята иде.+ 33 Ул кереп, артыннан ишекне япты да Йәһвәгә дога кыла башлады.+ 34 Аннары ул ятакка менеп, бала өстенә ятты. Ул үзенең авызын аның авызына, күзләрен аның күзләренә һәм кулларын аның кулларына куеп, шул хәлдә ята бирде, һәм баланың тәне җылына башлады.+ 35 Илиша торып, өй буйлап тегендә-монда йөрергә тотынды, ә аннары ятакка менеп, кабат малай өстенә ятты. Шунда тегесе җиде тапкыр төчкерде дә күзләрен ачты.+ 36 Аннары Илиша Гыйзине чакырып, аңа: «Шунам хатынын чакыр әле»,— диде. Тегесе чакыргач, хатын аның янына килде. Илиша аңа: «Ал улыңны»,— дип әйтте.+ 37 Хатын бүлмәгә керде дә, Илишаның аякларына егылып, аның алдында җиргә кадәр иелде. Аннары ул улын алып, чыгып китте.
38 Илиша Гилгәлгә кайтты. Ул вакытта шул җирдә ачлык иде.+ Пәйгамбәрләр уллары+ аның каршында утырганда, ул үзенең хезмәтчесенә:+ «Зур казанны куеп, пәйгамбәрләр улларына аш пешер әле»,— диде. 39 Аларның берсе мальва җыярга дип кырга чыгып китте. Анда ул бер кыргый үрмә үсемлек тапты һәм аның җимешләрен җыеп, киеме итәгенә тутырды. Аннары кире кайтып, аларның нинди җимеш икәнен белмичә, турап, казандагы ашка салды. 40 Аннары ашны табынга китерделәр, ләкин аны ашый башлаулары булды, барысы да: «Аллаһы кешесе, казанда агу!» — дип кычкырып җибәрде, һәм алар ашны ашый алмадылар. 41 Шунда Илиша: «Бераз он китерегез»,— диде. Онны казанга салгач, ул: «Кешеләргә ашарга бирегез»,— диде. Һәм казанда зыянлы бернәрсә дә калмады.+
42 Багалшалишадан+ бер кеше килде һәм Аллаһы кешесенә беренче булып өлгергән уңыштан пешерелгән 20 арпа икмәге,+ шулай ук бер капчык яңа ашлык бөртекләре+ алып килде. Шунда Илиша: «Моны кешеләргә бир, алар ашасын»,— диде. 43 Әмма хезмәтчесе: «Бу 100 кешегә җитәме соң?»+ — дип сорады. Шунда тегесе: «Моны кешеләргә бир, алар ашасын, чөнки Йәһвә: „Алар ашар, әле артып та калачак“+,— дип әйтә»,— диде. 44 Шунда ул ризыкны кешеләргә бирде, алар ашадылар, һәм Йәһвә сүзе буенча, хәтта артып та калды.+