Әюп
40 Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Әюпкә болай диде:
2 «Кеше Чиксез Кодрәт Иясен тәнкыйтьләргә һәм аның белән бәхәсләшергә тиешме?+
Аллаһыны шелтәләргә теләүче җавап бирсен».+
3 Әюпнең Йәһвәгә җавабы мондый булды:
4 «Менә, мин бернигә дә тормыйм.+
Сиңа ни әйтә алыйм?
Авызымны кулым белән каплыйм.+
5 Мин бер сөйләдем, әмма кабат җавап бирмәм,
Ике сөйләдем, әмма бүтән берни әйтмәм».
6 Йәһвә Әюпкә давыл эченнән болай дип җавап бирде:+
8 Син минем гаделлегемне шик астына куярсыңмы?*
Үзеңне аклар өчен, мине гаепләрсеңме?+
9 Кулың Аллаһыныкы сыман көчлеме?+
Ходай кебек, тавышыңны күкрәтә аласыңмы?+
10 Үзеңне дан һәм мәһабәтлек белән бизә,
Бөеклеккә һәм зиннәтлелеккә киенче.
11 Ачулы ярсуыңны яудыр,
Һәрбер тәкәббергә карап, аны түбәнсет.
12 Һәр тәкәббергә игътибар итеп, аларны басынкы ит,
Явызларны торган җирләрендә таптап бетер.
13 Аларның барысын туфракка качыр,
Аларны яшерен урында бәйләп куй,
14 Шулчак мин синең алда
Уң кулың үзеңне коткара ала икәнен танырмын.
15 Менә, мин, сине бар иткән кебек, бегемотны да барлыкка китердем,
Ул, үгез сыман, үлән ашый.
16 Кара, аның ботлары никадәр көчле,
Корсак мускуллары нинди куәтле!
17 Койрыгын катыргач, койрыгы эрбет агачы сыман була,
Ботындагы сеңерләре үрелгән.
18 Аның сөякләре бакыр торбалар шикелле,
Аяклары тимердән чүкеп ясалган баганалар сыман.
19 Ул Аллаһының эшләре арасында беренче урын ала,
Янына Яратучысы гына кылыч белән килә ала.
20 Таулар аның өчен ризык булдыра,
Анда бар кыргый хайваннар күңел ача.
21 Ул лотос агачлары төбенә ята,
Саздагы камышлар арасына яшеренә.
23 Елга котырынса, аның исе китми.
Аңа Үрдү́н+ ябырылса да, ул тыныч кала.
24 Ул уяу булганда берәр кем аны тотып ала аламы
Я борынын ыргак белән тишә аламы?