16 Моңа Әюп болай диде:
2 «Моңа охшаш күп нәрсә ишеткәнем бар.
Сез һәммәгез дә газаплаучы юатучылар!+
3 Шул буш сүзләреңнән туктыйсыңмы, юкмы!
Ник алай дип җавап бирәсең?
4 Мин дә сезнең кебек сөйли алыр идем.
Әгәр минем урынымда булсагыз,
Мин сезне тәнкыйтьләр идемме
Һәм сезгә карап башымны чайкар идемме?+
5 Юк, мин сезне сүзләрем белән ныгытыр идем,
Телем белән юатып, көч өстәр идем.+
6 Сөйләсәм, әрнүем бетми,+
Сүземнән туктасам, авыртуым кала бирә.
7 Тик хәзер Ул мине алҗытты,+
Бөтен йортымны тар-мар итте.
8 Өстәвенә, ул мине тотып ала. Һәм башкалар моны күрә,
Әйтерсең лә үз мескенлегем миңа каршы шаһитлек бирә.
9 Аның ярсуы мине өзгәли, ул миңа ачу тота.+
Миңа карап, тешләрен шыгырдата.
Дошманым миңа үткен карашын чәнчи.+
10 Дошманнар, мине йотар өчен, авызларын киң итеп ачтылар,+
Мыскыллап, яңакларыма суктылар,
Күпләп миңа каршы җыелалар.+
11 Ходай мине егетләр кулына тапшыра,
Явызларга китереп ташлый.+
12 Тыныч кына яшәп яткан идем, ул мине изде;+
Мине җиңеп тар-мар итте,
Аннан соң миңа һөҗүм итте.
13 Аның укчылары мине уратып ала;+
Ул һич кызганмыйча бөерләремне чәнчи,+
Үтемне җиргә түгә.
14 Ул мине диварны җимергәндәй җимерә бара,
Сугышчыдай миңа ташлана.
15 Мин матәм киеме тегеп, тәнемне капладым,+
Абруемны җиргә күмдем.+
16 Елаганга, битем кызарды,+
Күз тирәләрем каралды,
17 Тик минем бернинди зыян китергәнем юк,
Догам саф.
18 И туфрак, канымны яшермә!+
Ачы тавышым тынмасын!
19 Минем күктә шаһитем бар,
Минем хакка шаһитлек бирә алучы — югарыда.
20 Иптәшләрем миннән мыскыллап көлә,+
Ә мин Ходаем алдында күз яшьләремне түгәм.+
21 Кеше белән аның якыны арасындагы бәхәс хәл ителгән кебек,
Адәм улы белән Аллаһы арасындагы эш тә хәл ителсен иде.+
22 Чөнки берничә ел үтәр дә,
Мин кайтып булмый торган юл буйлап китәрмен.+