Җырларның җыры
1 Сөләйманның әсәре, җырларның җыры:+
3 Сөртенгән майларыңның тәмле исе күңелемә хуш килә.+
Синең исемең башыма агызылган май күк.+
Шуңа күрә кызлар сине ярата да.
4 Мине үзең белән алып кит; әйдә, качыйк!
Патша мине үзенең эчке бүлмәләренә алып керде!
Әйдә, сөеник, бергәләп шатланыйк.
Назлавың турында шәраб турында сөйләшүгә караганда да күбрәк сөйләшик.
Алар* сине юкка гына яратмыйлар шул.
5 И Иерусалим кызлары! Йөзем кучкыл, шулай да мин матур,
6 Кучкыл булуыма текәлеп карамагыз,
Чөнки кояш миңа күзләрен сирпеде.
Әниемнең уллары, миңа ачуланып,
Йөзем бакчаларын сакларга кушты,
Ә үземнең йөзем бакчамны мин сакламадым.
Ник миңа иптәшләреңнең көтүләре арасында
Бөркәнчек* ябынган хатындай булырга?»
8 «Әй гүзәлләрнең гүзәле, әгәр дә моны белмәсәң,
Көтү эзләреннән бар һәм кәҗә бәтиләреңне
Көтүчеләрнең чатырлары янында көт».
9 «Сөйгән ярым, сине мин фиргавен арбаларына җигелгән сылу бер биягә* охшаттым.+
13 Кадерлем минем өчен төннәрен күкрәкләрем арасында яткан
Ми́рра+ савыты күк.
15 «Син матур, сөйгәнем минем.
Син шундый гүзәл! Күзләрең күгәрченнеке төсле».+
16 «Син дә матур, кадерлем минем, һәм гаҗәеп.+
Яшел келәм — безнең ятагыбыз.
17 Мәһабәт йортыбызның өрлекләре — эрбет агачлары,
Түшәмебез — артыш агачлары.