Җырларның җыры
2 «Чәнечкеле үләннәр арасында лалә чәчәге ничек булса,
Кызлар арасында минем сөеклем шундыйдыр».
3 «Урмандагы агачлар арасында алмагач ничек булса,
Егетләр арасында минем кадерлем шундыйдыр.
Аның күләгәсендә утырырга дәртләнәм,
Татлы җимешләреннән тәм табам.
7 И Иерусалим кызлары,
Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска да
8 Кадерлемнең тавышы ишетелә!
Менә ул килә,
Тауларга менә, калкулыкларны гизә.
9 Кадерлем газәлгә һәм яшь боланга охшаш.+
Менә ул стенабыз артында басып тора,
Тәрәзәгә карый,
Рәшәткә аша күз сала.
10 Кадерлем сүзен башлап, миңа болай ди:
„Тор, сөйгәнем,
Гүзәлем минем, әйдә минем белән.
13 Инҗир агачының беренче җимешләре өлгереп җитте.+
Йөзем агачлары чәчәкләргә күмелгән, алардан хуш ис аңкый.
Тор, сөйгәнем, кил яныма,
Әйдә минем белән, гүзәлем.
14 Кыя куенында яшәгән,
Кыяташ эченә ышыкланган күгәрченем минем,+
Синең йөзеңне күрергә, тавышыңны ишетергә рөхсәт ит,+
Чөнки тавышың шундый ягымлы, төскә-биткә чибәр син“».+
15 «Безгә төлкеләрне,
Йөзем бакчаларына зыян китерүче яшь төлкеләрне тотып бирегез,
Йөзем бакчаларыбыз чәчәк атып утыра ич».
16 «Кадерлем — минеке, ә мин — аныкы.+
Ул лаләләр арасында+ көтү көтә.+
Безне аерган таулардагы* тиз аяклы газәлдәй+ я яшь боландай+ бул.