Җырларның җыры
Нәзакәтле аякларың һөнәрче куллары ясаган
Затлы бизәкләр сыман.
2 Кендегең синең касәдәй түгәрәк,
Тәмләтелгән шәраб анда һич бетмәсен иде.
Эчең лаләләр белән уратылган
Бодай өеме шикелле.
4 Муеның+ фил сөягеннән ясалган манара төсле,+
Күзләрең+ Батрабби́м капкасы янындагы
Хишбу́н+ суларыдай.
Борының Дәмәшекъкә карап торган
Лива́н манарасы кебек.
Таралып төшкән чәчләрең патшаны әсир итте.
6 Әй сөйгән кызкаем,
Бөтен хозурлы нәрсәләрдән дә матуррак, күркәмрәк син!
8 Мин үземә: „Финик пальмасына менеп,
Аның тәлгәшләрен өзеп алыйм“,— дидем.
Күкрәкләрең йөзем тәлгәшләредәй,
Сулышың алманың хуш исе кебек,
«Ул кадерле егетем өчен салмак кына аксын,
Йокыга талганнарның иреннәрен йомшак кына иркәләсен.
Агачлар чәчәк атмаганмы икән?+
Анар агачлары чәчәкләнмәгәнме икән?+
Шунда мин сиңа иркә-назларымны бүләк итәрмен.+
Яңалары да, искеләре дә.
И кадерлем, мин аларны синең өчен сакладым.