Марк
4 Ул кабат диңгез буенда өйрәтә башлады, һәм аның янына бик күп халык җыелды. Шуңа күрә ул көймәгә кереп утырды да ярдан читкәрәк китте, ә бар халык яр буенда калды.+ 2 Гайсә төрле мисаллар китереп,+ аларны күп хакыйкатьләргә өйрәтә башлады һәм болай диде:+ 3 «Тыңлагыз. Чәчүче чәчәргә чыккан.+ 4 Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр.+ 5 Башка орлыклар ташлы урынга төшкән, һәм анда туфрак әз булган. Орлыклар, туфрак тирән булмаганга, шунда ук шытып чыккан.+ 6 Әмма кояш чыккач, алар шиңеп төшкән һәм, тамырлары булмаганлыктан, корыган. 7 Кайберләре чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр үсеп, аларны басып киткән, һәм орлыклар уңыш китермәгән.+ 8 Ә кайберләре яхшы җиргә төшкән, күтәрелеп үскән һәм уңыш китерә башлаган. Алар чәчелгәненнән 30, 60 һәм 100 тапкыр күбрәк уңыш биргән».+ 9 Шунда ул: «Колагы булган тыңласын»+,— дип өстәде.
10 Гайсә үзе генә калгач, аның янына шәкертләре, шул исәптән 12 рәсүле, кабат килеп, аңардан бу мисаллар турында сораштыра башлады.+ 11 Ул аларга болай диде: «Сезгә Аллаһы Патшалыгының изге сере+ ачылган, ә калганнар өчен моның барысы мисал гына булып кала.+ 12 Шулай итеп, алар каравын карарлар, әмма бернәрсә дә күрмәсләр, ишетүен ишетерләр, әмма мәгънәсенә төшенмәсләр һәм беркайчан да Аллаһыга кире кайтмаслар, һәм алар кичерелмәс».+ 13 Шуннан соң ул аларга болай диде: «Сез бу мисалны аңламыйсыз икән, башка бар мисалларны ничек аңларсыз?
14 Чәчүче Аллаһы сүзен чәчә.+ 15 Кайбер кешеләр юл буена чәчелгән орлык кебек: алар сүзне ишетү белән, алар янына Шайтан килә+ һәм йөрәкләренә чәчелгән сүзне алып китә.+ 16 Башкалары ташлы урынга чәчелгән орлык сыман: алар сүзне ишетү белән аны куанып кабул итә.+ 17 Ләкин орлык аларның йөрәкләрендә тамыр җибәрмәгәнгә, алар вакытлыча гына үсә. Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән алар иманнарыннан ваз кичә.* 18 Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгәннәр дә бар. Алар сүзне ишетәләр,+ 19 әмма бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр,+ күпләрне алдаучы байлык*+ һәм төрле нәфесләр+ аларның йөрәкләренә үтеп керә, сүзне баса, һәм сүз инде уңыш китерми. 20 Яхшы җиргә чәчелгәне исә — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны теләп кабул итүчеләр. Алар чәчелгәненнән 30, 60 һәм 100 тапкыр күбрәк уңыш бирәләр».+
21 Ул болай дип дәвам итте: «Әллә яктырткычны савыт белән каплар өчен яки сәке астына куяр өчен алып киләләрме? Аны югарырак урынга куяр өчен алып киләләр түгелме?+ 22 Чөнки билгеле булмаячак яшерен һичнәрсә юк; ачыкланмый калачак яшерен һичнәрсә юк.+ 23 Колагы булган тыңласын».+
24 Шуннан соң ул аларга болай диде: «Ишеткән нәрсәләргә игътибарлы булыгыз.+ Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагы да өстәлер. 25 Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер,+ ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр».+
26 Ул сүзен дәвам итте: «Аллаһы Патшалыгын кешенең җиргә орлыклар чәчүе белән чагыштырып була. 27 Кеше төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык шытып чыга, үсә. Кеше исә аның ничек шытып чыкканын да, ничек үскәнен дә белми. 28 Җир үзе үз вакытында уңыш китерә: башта сабак үстерә, аннары башак җибәрә, соңыннан башак тула. 29 Ә уңыш өлгерү белән, кеше урак алып ура башлый, чөнки урак өсте җитә».
30 Шуннан соң ул болай диде: «Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып яки нинди мисал белән аңлатып була? 31 Ул горчица орлыгына охшаш. Горчица орлыгы туфракка чәчелгәндә җирдәге бар орлыкларның иң кечкенәсе була.+ 32 Әмма чәчелгәч, ул шытып күтәрелә һәм, зур ботакларын җәеп, бакчадагы бар үсемлекләрдән дә зуррак булып китә. Аның күләгәсендә кошлар ышык урын таба ала».
33 Моңа охшаш күп мисаллар китереп,+ Гайсә аларга Аллаһы сүзен алар аңларлык күләмдә сөйләде. 34 Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште, әмма үз шәкертләренә барын да башкалардан аерым аңлата иде.+
35 Шул көнне, кич җиткәч, ул аларга: «Аръякка чыгыйк»,— диде.+ 36 Шәкертләр халыкны җибәрде дә Гайсә белән бергә көймәгә утырды. Анда башка көймәләр дә бар иде.+ 37 Кинәт чиктән тыш көчле давыл күтәрелде. Дулкыннар көймәгә бәргәнгә, көймә су белән тулды.+ 38 Ә Гайсә көймәнең арткы өлешендә башын мендәргә куеп йоклый иде. Алар аны уятып: «Остаз, һәлак булабыз бит. Сиңа барыбермени?» — диделәр. 39 Шунда Гайсә, торып, җилне тыйды, ә диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!»+ — диде. Җил басылды, һәм гаҗәеп тынлык урнашты.+ 40 «Ни өчен сез шулай курыктыгыз? Әле дә иманыгыз юкмыни?» — дип сорады ул алардан. 41 Ләкин аларны көчле курку биләп алган иде, һәм алар бер-берсенә: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— диделәр.+